ГлавнаяСТАТЬИКонкурс. Лучшее культурное впечатлениеГабдулла Тукай исемендәге уку hәм ял паркы.

Габдулла Тукай исемендәге уку hәм ял паркы.

5 февраля 2016 - Шаймуратова Зарина

Кара әле!? Кәжә белән сарык
Анда нишләп утыра?
Шүрәледэ бармакларын
Тыгып куйган агачка!

Шәкерт hаман Акбаена
Нәрсәләрдер өйрәтә,
Кыз бала көне буена
Кубәләкне күзәтә.

Ана баласын кочып 
Моңсуланып утыра, 
Бүре улый, кошлар сайрый, 
Бу соң нинди тамаша?

Су буенда су анасы
hаман чәчләрен тарый, 
Аны күзәткән малайның
Ничек күзләре талмый?

Дусларым, hич аптырамагыз
Әкият-мазар тугел бу!
Түбән Кама Шәhәренең
Тукай паркы булыр бу!

Заманча китапханәгэ
Кереп руhи ләззәт ал,
Мускул устерэсең килсә 
Тренажерларга күз сал! 

Бер почмакта бик куңелле, 
Балалар чыр-чу килэ.
Таулар, таганнар күп төрле,
Көн-төн уйныйсы килә. 

Мәскәүләрең читтэ торсын
Мондый парклар булганда,
Дусларым, сез дэ килегез
Безнең Тукай паркына!

 

 

 

Рейтинг: +110 1524 просмотра
Комментарии (121)

tatbook.ru