ГлавнаяСТАТЬИАрхивВыполненные заданияС.13 - Театр тенейКүләгә театры куелышы: «Кабартма» - рус халкы әкияте

Күләгә театры куелышы: «Кабартма» - рус халкы әкияте

11 февраля 2017 - Камиль Сулейманов

Яшәгәннәр ди бер әби белән бабай.

Бабай бер көндә әбигә кабартма пешерергә кушкан. Әби келәттән бораз он тапкан да, каймак салып, камыр баскан һәм майда гына кыздырып кабартма пешергән. Аны тәрәзә төбенә суынырга куйган.

Кабартма озак ятмаган, сикергән дә, ачык тәрәзә аша урманга тәгәрәгән.

Тәгәрәгәч, ул озын колаклы куянны очраткан.

Куян:

— Кабартма, мин сине ашап бетерәм, — дигән.

— Ашама мине, куян, мин сиңа матур жыр җырдыйм:

«Мин каймакта гына басылган, майда гына пешерелгән, әбидән киттем, бабайдан киттем, синнән да куян китәм».

Кабартма җырлап бетергән дә, куяннан яныннан тәгәрәп киткән.

Тәгәрәп баргач, соры бүрене очраткан.

Бүре:

— Кабартма, мин сине ашап бетерәм,  — дигән.

— Ашама мине, бүре, мин сиңа матур җыр җырдыйм:

«Мин каймакта гына басылган, майда гына пешерелгән, әбидән киттем, бабайдан киттем, куяннан киттем, синнән дә бүре китәм».

Кабартма җырлап бетергән дә, бүре яныннан тәгәрәп киткән.

Тәгәрәгәч, зур аюны очраткан.

Аю:

— Кабартма, мин сине ашап бетерәм,  — дигән.

— Ашама мине, аю, мин сиңа матур жыр җырдыйм:

«Мин каймакта гына басылган, майда гына пешерелгән, әбидән киттем, бабайдан киттем, куяннан киттем, бүредән киттем, синнән да аю китәм».

Кабартма җырлап бетергән да, аю яныннан тәгәрәп киткән.

Бара торгач, кабартма хәйләкәр төлкене очраткан.

  — Кабартма, дустым, матур җырынны миңа да җырла әле.

— «Мин каймакта гына басылган, майда гына пешерелгән, әбидән киттем, бабайдан киттем, куяннан киттем, бүредән киттем, аюдан киттем, синнән да төлке китәм».

  — Син бик матур җырлыйсың, ләкин мин картайдым, начар ишетәм. Борыныма утырып, тагын бер җырла әле, дустым.

Кабартма төлкенең  борынына менеп утырган һәм җырлый башлаган. А төлке – «ам» иткән дә аны ашап бетергән.

Рейтинг: +4 1076 просмотров
Комментарии (4)
Кочетков Мансур # 12 февраля 2017 в 22:21 0
Булдыргансын Камиль!
Айгуль Алишева # 12 февраля 2017 в 22:58 0
Интересно, молодец
Полина Герасимова # 13 февраля 2017 в 14:14 0
4
Полина Герасимова # 13 февраля 2017 в 14:14 0
очень необычно!