Мои любимые книжки

7 мая 2018 - ilmirahmadiev@gmail.ru

Минем иң яраткан китабым − Роза Хафизованың "Актәпи ник моңая? " дигән китабы. Аны миңа
апам туган көнемә  бүләк итте. Башта миңа китап укып чыга алмаслык калын
булып тоелды. Ә укый башлагач, мин китапның ахырына килеп җитүемне сизми дә
калдым. Китапта әкиятләр, пьесалар тупланган. Миңа бигрәк тә  "Кирлемән" дигән әкият ошады.  Бу әкиятне укыганда, үземне читтән күргән кебек булдым. Бу китап яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтте. Кирлемән белән дуслашмаска кирәклегенә
ишарәләде. Ул бары тик начарлыкка гына өйрәтә. Соңыннан "Актәпи ник моңая? " дигән әкиятне укып чыктым. Бу
әкият минем өчен кызыкта, кызганыч та булды. Шулай итеп, үземдә китап укырга
теләк уянуын сизми дә калдым! Мин киләчәктә дә кызыклы китаплар белән
дуслашырга хыялланам.

Рейтинг: +1 371 просмотр
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!