Безнең гаиләдә барыбыз да китап укырга яратабыз, безнең үз библиотекабыз бар. Анда төрле темага китаплар бар, аеруча балалар өчен әдәби китаплар һәм энциклопедияләр күп.

Мин сезгә Фәнис абый Яруллинның 3 томда чыгарылган әсәрләр җыентыгының 3 нче томын укырга тәкъдим итәм. әлеге томда аның әкиятләре, хикәяләре һәм әкият-пьесалары тәкъдим ителгән. Фәнис абый турында барыгыз да беләсез дип уйлыйм. Ул бик яшьли урын өстенә калып, гомере буе хәрәкәтсез яткан язучы. Аның әкиятләре миңа бик ошый. 
"Зәңгәр күлдә ай коена", "Йолдыз тапкан кыз", "Иң бәхетле көн" әкиятләре безгә бик күп әхлак кагыйдәләрен аңлатып бирә, тәртипле, әдәпле, акыллы булырга өнди. Әлеге әкиятләрдән сез үзегезгә бик күп файдалы киңәшләр алачаксыз. Фәнис абыйның шигырьләрен мин кечкенәдән үк яттан сөйлим, чөнки алар бик кызыклы, гыйбрәтле, матур яңгырашлы.
Минем уйлавымча, Фәнис абыйның китаплары һәр баланың китапханәсендә булырга тиеш. Чөнки ул халкыбызның иң асыл язучыларының берсе. Мин аның зсзрләрен яратам, һәм сезгә дә ошаячагына чын күңелемнән ышанам.