Җиңү өчен яу кырында миллионнар ятып калды,җиңү өчен барсы да эшләнде.Авылда, сугышта
Һәлак булганнар истәлегенә һәйкәлне, авылыбызда яшәп агачларга, ташларга җан өрүче Илисәй
абый Имамов ясаган.

Һәйкәл яныннан үткәндә бер генә кеше дә битараф кала алмый.Шуңа күрә
яу кырында ятып калган батырлар китергән аяз, матур, тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә
кирәк.

Мин туган авылымны эшчән, тырыш кешеләре, гүзәл урманнары, кырлары,җиләкле болыннары,
балыклы күлләре, челтерәп аккан саф сулы чишмәләре өчен яратам!

2015 нче ел язы безгә тынычлык, матурлык алып килде.2016 нчы елның язы да безгә тынычлык,
матур тормыш алып килсен, күкләребез аяз булсын! Без, балалар көлеп, шат елмаеп уяныйк, кояш
җылы нурларын сипсен, табигатебез чиста булсын!
Без барыбыз да әни, бабаем,әбием, апам, дуслар, туганнар, туган илебез, туган телебез дип өзелеп
торыйк, сәламәт булыйк!
Мин бу гүзәл дөньяда яшәвем белән бик бәхетле,җир йөзе нинди киң, тыныч, яшәве нинди күңелле!