ГлавнаяСТАТЬИАрхивМой родной крайТатар халкының гореф-гадәтләре.

Татар халкының гореф-гадәтләре.

11 декабря 2016 - Дания Нуртдинова

«Зурмы? – дисәң, зур түгелдер, районыбыз кечкенә,

Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.»

     Горур “Тукай” исемен йөртүче минем районым, чыннан да, бик кечкенә булмаса да, артык зур да түгел- нибары 88 торак пункты булган район. Безнең районда авыл хезмәтчәннәре яши, 87,2 мең га җирдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелә. Районымның бөтен почмагында да саф чиста чишмә суы эчәргә була.

Бүгенге кйндә районда "Мәдәният үземнән башла" проекты эшләп килә. Шушы проект кысаларында мин һәм минем минем командам 8 декабрь көнне "Каз өмәсендә" катнаштык.  Балаларның татар халык йолалары, бәйрәмнәре турында    белемнәрен баету, татар фольклоры белән таныштыру максаты белән оештырылган бәйрәм һәр тамашачыга ошады. Без үзебез өчен бик күпне алдык бу чарадан. Әйтик, каз өмәсе  һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә икән. Өмәгә чакырылгын кызлар иртүк килеп җитәләр дә,  башта бер бала казны эшкәртәләр, зур канатларын йолкып, сыдыралар. Иң оста чистартылган казның бер генә шырпысы да калмый һәм бер җирдә дә тиресе ертылмый.  Өмәнең иң күңелле вакыты— чистартылган казларны, көянтә башларына элеп, кызларның су буена юарга баруы. Ә инде аннан кайтуга, кызларны тәмле каз маенда пешерелгән коймаклар көтеп тора. Менә шулай, дусларым, безнең якларда татар халкының гореф-гадәтләрен әле дә саклап яшиләр. Сез дә бу басмадан үзегез өчен файдалы мәгълүмат алырсыз дип ышанам.

Рейтинг: +13 1113 просмотров
Комментарии (14)
Рамиль Галяутдинов # 11 декабря 2016 в 14:47 0
Бик кызык!
Игошин Яромир # 11 декабря 2016 в 15:12 0
здорово!
Камилла Юнусова # 11 декабря 2016 в 17:50 0
Матур статья!
Кочетков Мансур # 11 декабря 2016 в 19:50 0
+4! Булдыргансын!
Айзиля Закирзянова # 11 декабря 2016 в 20:59 0
Молодец!
Amir Sabitov # 11 декабря 2016 в 23:20 0
+++
Амелия Варшавская # 12 декабря 2016 в 00:37 0
+7
Гадель Егоров # 12 декабря 2016 в 08:24 0
joke Молодец!
Алия Мавлянбердиева # 12 декабря 2016 в 11:40 0
+9
Алия Мавлянбердиева # 12 декабря 2016 в 11:40 0
Здорово! Молодец!
Ярик Киселев # 12 декабря 2016 в 21:31 0
v
Dina Zainullina # 13 декабря 2016 в 20:27 0
здорово
Марат Садыков # 14 декабря 2016 в 21:02 0
Лови+12
Ильнар Зайдуллин # 17 декабря 2016 в 14:30 0
+13

tatbook.ru