Казан шәһәрендә иң яраткан урыным — Иске Татар бистәсе. Гаиләбез белән монда килгәч, мин һәрвакыт сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр яшәгән чорга күчкәндәй булам. Дәү чалмалы Шиһабетдин Мәрҗани, китапларын колачлаган Каюм Насыйри каядыр ашыкмый гына атлый сыман, Кабан ярына кырын ятып Габдулла Тукай илһамланып нидер яза кебек… Монда әле матур агач йортлар, Печән базары мәчете, Мәрҗани һәм Апанай мәчетләре бистәгә нур биреп балкып, ерактан үзләренә чакыра. Хәтта шунда "үсеп чыккан" заманча Галиәсгар Камал театры, күпкатлы йортлар, анда-монда чапкан машиналар да Татар бистәсе күренешен бозмый, алар гомуми картинаны тулыландыра гына. Мин яратам сине, мең еллык Казан!!!