ГлавнаяСТАТЬИАрхивМой родной крайМинем районым

Минем районым

15 октября 2017 - Амир Юнусов

Биектау районы 1935 елда оешкан. Аның мәйданы 153 гектар. Безнең районда 124 авыл бар,  43 мең кеше яши. Биектау районы башлыгы – Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улы. Районыбызның үз гербы, байрагы һәм гимны да бар.

Герб һәм байрактагы зәңгәр һәм яшел төсләр бездәге   табигать һәйкәлләре булган  урман-күлләр турында сөйли. Алтын казан районыбызның бай тарихын аңлата. Ә аның тарихы чынлап та, бик кызыклы.

Казан ханлыгы чорында без яшәгән җир  Байгыш дип аталган, 16 нчы гасырда  Рождественское, аннары 17 нче гасырда  Биектау дип йөртелә башлаган. Кайчандыр Казан шәһәре безнең район территориясендә урнашкан булган. Бу урында хәзер Иске Казан музей-тыюлыгы урнашкан. Узган ел мин әнием белән шушы изге җирләрне карарга бардым.

Биектауга 1722 елда рус патшасы Пётр I, 1767 елда рус патшабикәсе Екатерина II килә. 1831 елда А.С.Пушкинның якын дусты шагыйрь Е.А.Баратынский шактый вакыт Биектауда кунак булган.

Биектау районы -  бик күп күренекле шәхесләрнең туган ягы. Галимнәрдән Һади һәм Садри Максудилар, композиторлардан Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев, Әнвәр Бакиров, драматург Хәй Вахит, шагыйрь Рафис Корбан, язучы Зиннур Хөснияр, Солтан Шәмси, җырчы Клара Хәйретдиновалар белән без бик горурланабыз.

Бөек Ватан сугышында безнең якташларыбыз да илебез өчен көрәшкән. Аларның 10 меңнән артыгы яу кырында ятып калган. Биш  Советлар Союзы героебыз бар: А.О.Ахманов, Г.А.Батыршин, Н.Д.Липатов, Г.Р.Павлов, Г.Ф.Яшин. М.Н.Скрементов – Дан ордены кавалеры. Геройларыбыз һәм сугышта һәлак булган якташларыбыз истәлегенә Геройлар аллеясы ачылды.

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 1993-1996 елларда районыбызның хакимият башлыгы булып эшләгән. Ул хәзер дә районыбызда еш була, ярдәм итә.

Биектау  — авыл хуҗалыгы районы. Бездә иген үстерәләр, терлек асрыйлар.  


Районыбыз елдан-ел яңара. Без заманча, иркен мәктәптә укыйбыз. Спорт белән шөгыльләнергә барлык мөмкинлекләр дә бар. Мин дусларым белән рәхәтләнеп теннис һәм шашка түгәрәкләренә йөрим. Ял көннәрендә без гаиләбез белән Җиңү паркында ял итәргә яратабыз.

Районыбыз турында менә шундый мәгълүматлар туплый алдым. Елдан-ел районыбыз тарихын күбрәк өйрәнергә, белгәннәремне арттырырга телим. Туган җирен ихтирам  иткән кеше — үзе дә хөрмәтле кеше була.

Рейтинг: +6 439 просмотров
Комментарии (12)
Раиль Ибрагимов # 15 октября 2017 в 16:39 0
Әмир, бик матур язгансың!!
Амир Юнусов # 15 октября 2017 в 16:46 0
Рәхмәт, Раил!
Дмитрий Савченко # 15 октября 2017 в 16:57 0
+ joke
Амир Юнусов # 16 октября 2017 в 17:02 0
Спасибо!
Айгуль Алишева # 15 октября 2017 в 17:45 0
Лови +
Амир Юнусов # 16 октября 2017 в 17:01 0
Спасибо!
Игошин Яромир # 15 октября 2017 в 18:03 0
Молодец!
Амир Юнусов # 16 октября 2017 в 17:01 0
Яромир, спасибо!
Аркадий Баймяшкин # 16 октября 2017 в 09:03 0
лови +5
Амир Юнусов # 16 октября 2017 в 17:01 0
Аркадий, спасибо!
Альбина Хамидова # 25 октября 2017 в 13:13 0
молодец, бик матур хикэя.
Амир Юнусов # 31 октября 2017 в 18:59 0
Рәхмәт!