«Культурный Дневник школьника»

значимый культурно-образовательный проект Татарстана, реализуемый Министерством культуры РТ, Министерством образования и науки РТ под патронажем Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.

КУЛЬТУРНЫЙ ДНЕВНИК ШКОЛЬНИКА В ЦИФРАХ

более
85 000
записей пользователей
свыше
200
конкурсов проведено
более
4 000
победителей конкурсов сайта

ПРИСОЕДИНЯЙСЯ К КУЛЬТУРНОЙ КОМАНДЕ ТАТАРСТАНА!

ВЕДИ ДНЕВНИК И БЛОГ
ДЕЛИСЬ ВПЕЧАТЛЕНИЯМИ
УЧАСТВУЙ В КОНКУРСАХ
ПРЕЗИДЕНТСКАЯ ЕЛКА
ТОРЖЕСТВЕННОЕ НАГРАЖДЕНИЕ

ОТЗЫВЫ ПОБЕДИТЕЛЕЙ

Вместе с «Культурным дневником» я открыл для себя Татарстан, его культуру и историю. С удовольствием участвую в конкурсах и мероприятиях портала. Столько новых уголков Татарстана повидал! А ещё проект очень помогает в учёбе. Спасибо всем организаторам!

Амир Ямаев, пгт Уруссу Ютазинского района

«Укучының мәдәни көндәлеге» проектында без өченче ел рәттән җиңүчеләр исемлегендә. Проекты белән без бик күп шәһәрләрдә булып кайттык, күп чараларда катнаштык, республика күләмендә булган конкурсларда катнашып җиңүчеләр арасында да булдык. Күп кенә районнарыбызда дусларыбыз бар, алар белән бергә театрларга, музейларга йорибез. «Укучының мәдәни көндәлеге» белән без бик горурланабыз, оештыручыларга бик куп итеп рәхмәтебезне белдерәбез!

Диляра и Лейля Юсуповы, г. Заинск

Я ученик 2 класса. Участвую в проекте "Культурный Дневник Школьника" уже второй год. Благодаря КДШ у меня много новых друзей. Я узнал столько интересного об истории и культуре моего родного края! Бываю в музеях и на концертах, в театрах и в исторических местах. Я очень полюбил проект КДШ за новую интересную жизнь.

Курмаев Бахтияр, г. Казань

Мне очень нравится проект КДШ! Спасибо организаторам за интересные конкурсы! В 2019 году я победил в 1 этапе конкурса "Самый активный пользователь портала" и меня пригласили на Республиканскую Президентскую Ёлку в Казань! Я впервые побывал на такой Ёлке, нам подарили очень красивые подарки! Ещё благодаря проекту я познакомился с новыми друзьями со всех уголков Татарстана! КДШ – мой любимый проект!

Токмачев Роман, г. Бугульма

Минзэлэ театры

8 января 2017 - Ильнур Долгов

Беренче адымнарын Чистай шәһәрендә 1935 елда башлаган театр 1936 елда Минзәлә шәһәренә күчеп кайта һәм Минзәлә колхоз – совхоз театры дип йөртелә башлый.
Театрны оештыручы, 30 елдан артык аның җитәкчесе булып эшләгән Сабир Гаделҗан улы Өметбаев татар театры сәнгатендә бик якты эз калдырган шәхес. Ул үзе белән Минзәләгә Казан театр студиясеннән Хәдичә Сәлимова, Габдулла Шәрифҗанов, Нурия Гыйззәтуллина, Гөлҗиһан һәм Тайфур Кичубаевлар, Фәридун һәм Галия Юнысовларны һәм элеккеге труппа составыннан Гыйләҗ Казанский, Мөхәррәм Зәйнуллин, Хәмит Үтәгәнов, Камәр Зәйнуллина, Оркыя Ибраһимоваларны алып килә. Инде Минзәләгә килгәч иҗади состав яңа көчләр: Хуҗа Шоңкаров, Рәбига Таканаева, Мөхит Кичубаев, Рәбига Шакирова, Гомәр Калинин, Мидхәт Рафиков, Нур Яһудин, Рәбига Трегуловлар белән тулылана. Артистлар шулай күбәеп, 30 кешедән арткач, өч труппага бүленеп, күбрәк халыкка – авыл халкына хезмәт күрсәтә.



Шулай итеп, сугышка кадәрге 5-6 елда, 1936- 1941 елларда театр 40 тан артык спектакль чыгара. Алар – Таҗи Гыйззәтнең “ Чаткылар”, Риза Ишморатның “ Гөлзадә”. Әнәс Камалның “ Туй”, Г.Мдиваниның “ Намус”ы һәм башкалар.
Сугыштан соң иҗади составны тулыландыру максатыннан үзешчән сәнгатьтән, башка театрлардан, театр техникумыннан яңа көчләр килә. Алар — Әбүәп Афзалов, Бәһия Вәлиева, Нәсимә Мансурова – Җиһаншина, Әнвәр Фәсхетдинов, Җиһангир, Әхмәдиша, Роза Җиһаншиннар, Мәбрүрә Рәхмәтуллина, Шамил Сабиров, Рәшит Мәрдеханов, Мөслимә Гарифуллина, Мөнәвәрә Нигъмәтҗанова.




 

60-70 нче елларда афишаларда яңа исемнәр күренә башлый, Казан театр училищесыннан һәм Алабуга культура – агарту училищесыннан яшьләр килә: Фәез һәм Илүсә Бәдриевлар, Ания һәм Мәүҗит Фәттаховлар, Анатолий Богатырев, Әлфия Мусина, Мәйсәрә Нурмөхәммәтова, Фидәес Мөхәммәдиев, Ринат Юзикеев, Нәсилә Гәрәева, Фәнисә Зәйнетдинова, Венера Туктарова, Гөлфинә Газизуллина, Әхмәт Гәрәев, Венера Нигъмәтуллина.
1969 ел Минзәлә театры тарихында яңа бер күтәрелеш чоры булып истә кала.Бу турыда коллективның Ленинград шәһәрендә зур уңыш белән барган гастрольләре сөйли. 1970 елда Үзбәкстан, Таҗикстан, Төркмәнстан республикаларына зур гастрольләр оештырыла. 70 тән артык спектакль куела, очрашулар, концертлар уза.
1970- 80 нче елларда артистлар составы зур үзгәрешләр кичерә. Күп кенә өлкән артистлар лаеклы ялга китә. Алмашка яшь буын килә: Рөстәм Муллин, Инсаф Фәхретдинов, Таһир Хәлиуллин, Рәзилә Харисова – Муллина, Венера Хәмидуллина – Иванова, Әлфидә Теряева, Әхнәф Исрафилов, Хафиз Хамматуллин, Гөлшаһидә Сәлахова, Раушания Галиуллиналар. Театр традицияләрен саклап, татар классикасы әсәрләре сәхнәләштерелә: К.Тинчуринның “ Зәңгәр шәл”, “ Ил”, А.Гыйләҗевның “ Өч аршин җир” һәм башкалар.
Минзәлә театры республиканың танылган драматург һәм композиторларының үзенчәлекле бер иҗади лабораториясе булып тора. Биредә драматурглар Юныс Әминов, Хәй Вахит, Сәет Шәкүров, Риза һәм Рәйсә Ишморатовлар, Габделхәй Сабитов, Илдар Юзеев, Туфан Миңнуллин, Гөлшат Зәйнашева, композиторлар Җәүдәт Фәйзи, Сара Садыйкова, Фасил Әхмәтов, Мәсгутъ Имашев һәм башкалар иҗат итә.

1985 елда театр бинасы капиталь ремонтка ябыла һәм 1999 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев катнашында тантаналы төстә ачыла.

1992 елдан театрның директоры Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Шәйхильевич Шәймәрданов.


 

Рейтинг: +1 660 просмотров
Комментарии (1)
Альмир Мифтахов # 17 января 2017 в 08:15 0
Молодец!!!
Мы в контакте