Күрәсем килә.

13 февраля 2016 - Залина Гайсина

Былтыр абый шәһәргә барды

Театр, музейда булды

Нәрсә соң ул театр, музей, галерея?- дим

И тезеп китте инде.

Матур-матур картиналар,

Ташлар,үсемлеклер күрдем- ди

И-и-и мин мин әйтәм

Безнең авылда да бар ич ул

Абый туктап тормады

Сүзен дәвам итте.

Анда серле курчаклар бар-ди

Үзләре йөри,үзләре сөйли-ди.

Мин 3D га бардым-ди

О-о-о андагы теливизор-ди

Өйдеге мультик түгел ул!

Тукта, тукта чынмы соң ул?-дим.

Түзмәдем:әнием, әтием

Минем дә барасым килә,

Минем дә күрәсем килә,

Театр, галерея, музей-дигәнен

Озак та вакыт үтмәде,

Күрдем барын да,

Менә инде чын курчаклар

Басып тора каршымда.

Рейтинг: +3 482 просмотра
Комментарии (1)
Dina Zainullina # 13 февраля 2016 в 18:16 0
молодец