Мин “Салават күпере”журналы игълан иткән”Мистер һәм Мисс Салават күпере”бәйгесендә катнаштым.50 иҗат эше белән танышканнан соң Зиннур абый Хөснияр җитәкчелегендәге жюри әгъзалары мине “Мисс Салават күпере”исеменә лаек дип таптылар.Мин планшет һәм диплом белән бүләкләндем.Мине иҗат эшләренә канатландырганнары өчен, мин аларга бик рәхмәтле!
Миңа бу бәйгеләрдә катнашырга Чулпан апа Галләмова булышты.
“Мистер Салават күпере”исеменә Аксубай районының Яңа Дума авылыннан Булат Вәлиуллин лаек булды.
Тантанадан соң Зилә апа безне татлы ризыклар белән сыйлады.Миңа бик күңелле булды!
Мин “Салават күпере”журналын яратып укыйм,2016 нчы ел өчен дә язылып куйдым инде.
