ГлавнаяСвободная темаТуганым белән горурланам!

Туганым белән горурланам!

4 ноября 2015 - Замира Хамитова

Бугенге статьямны бер туганыбыз турында язарга булдым. Ул минем җизни абыем — Нурулла Гариф. Бәлки ишеткәнегез дә бардер, ишетмәучеләрне хәзер таныштырам.

 Нурулла Гариф — танылган галим, тарихчы һәм татар язучысы.

Кыскача биографиясе:

Нурулла Гариф 1960нче елның 1нче сентябрендә Балык Бистәсе районының Яңа Сала авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач Казан шәһәренә китә. 1988 нче елда Казан Дәүләт Университетын  инженер-радиотехник һәм радиоастроном факультетын тәмамлый. Шуннан сон Биектау районы Дача бистәсе урта мәктәбенә физика, математика һәм информатика укытучысы булып урнаша һәм бугенге көндә дә шул мәктәптә эшли. 2006 елда Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институтының аспирантурасында тарих фәннәре кандидаты  дәрәҗәсен ала.

Нурулла Гариф татар милләте, татар тарихы белән бик кызыксына һәм күпчелек язмалары да шуның турында. Бүгенге көндә Нурулла Гарифнең бик куп китаплары бастырылган, язмаларын журналларда да бастыралар. Аның барлык язмалары тормыштан алынган хәлләр.

Минем җизни абыем бик куп раскопкаларда катнашкан һәм бик күп тарихи материаллары җыелган. Хәзерге вакытта Нурулла Гариф узенең туган авылында, әби-бабалары яшәгән йортны реставрацияләп, музей ачу өстендә эшли. Ул музейның беренче катынды борынгы заманда кулланган кораллар, савыт-сабалар, чүлмәкләр куп. Ә инде борынгы байлар ничек яшәвен күрергә теләсәгез, сезгә музейның икенче катына менәргә туры килер. Анда инде бай кешеләрнең йортында булган йорт җиһазлары күрсәтелгән.  Әлегә мин дә ул музейны барып кургәнем юк, ләкин музей ачылгач без әлбәттә анда барачакбыз!

Мин бик горурланам шундый туганым булуы белән!

Бу Нурулла Гарифнең барлык бастырылган китаплпры!

Музейның беренче караучылары.

Рейтинг: +135 450 просмотров
Комментарии (91)

tatbook.ru