ГлавнаяСвободная темаСөйкемле әнием.

Век Татарстана

Сөйкемле әнием.

13 ноября 2015 - Ильнар Осипов

Минем әниемнең исеме – Диләрә, аңа 35 яшь. Мин әниемне бик яратам, чөнки минем өчен аннан да кадерлерәк кеше юк. Әнием бик оста ашарга пешерә, тегә һ.б. кул эшләрен бик оста башкара, ул булганда өйдә һәрвакыт чиста, тәртип була, чөнки әнием чисталыкны  ярата. Безне дә үзе шикелле акыллы, тәртипле, тырыш булырга өйрәтә.Мин абыем белән әнидән һәрчак үрнәк алабыз, аңа ярдәм итәбез..

Минем әнием гөлләр, чәчәкләр үстерергә бик ярата. 

Әнием кыш көне дә тәрәзә төбендә помидор, кыяр  да үстереп  безне сыйлый.Ул бер дә тик утырмый.

Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем "әни" сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы безгә шатлык китерә. "Әнием" дип эндәшү генә аз әле әниләргә. Күбрәк булышырга, йорт эшләрендә ярдәм итәргә кирәк кирәк. Аздан да күңелләре булып куя бит аларның. Мин сине бик яратам әнием. Сиңа озын гомер, сәламәтлек телим.

Рейтинг: +26 111 просмотров
Комментарии (30)

Культурный дневник школьника

Портал «Культурный дневник школьника» поможет тебе познакомиться с культурными событиями и объектами. Зарегистрировавшись на портале, поделись своими впечатлениями от посещений музеев, театров, выставок и библиотек. Присылай свои фотографии и рисунки. Познакомься с условиями и участвуй в конкурсе в номинациях: «Лучший культурный дневник школьника», «Самый культурный родитель».

Вход/Регистрация

Вход на сайт / Регистрация

Популярные статьи

Нет статей для отображения.

tatbook.ru