ГлавнаяСвободная темаМинем мәктәбем,минем укытучыларым.

Сакла

Минем мәктәбем,минем укытучыларым.

2 декабря 2015 - Разиля Ханова

Минем укый торган мәктәбем бөтен уңайлыклары булган, заманча ике катлы һәм таштан эшләнгән.Авылым мәктәбе районда гына түгел, республикада да үрнәк мәктәпләрдән саналган.

Мәктәбебездә сыйныф бүлмәләре иркен, якты, матур.Коридорларда гөлләр үсеп утара.Энем Ислам белән, икебездә,4 нче сыйныфта укыйбыз.Безнең сыйныфыбызда малайлар, кызлар бик шуклар, ләкин шундый дуслар!

Мәктәбемдә югары белемле,үз эшләренә намус белән карый торган укытучылар эшли.Менә алар: Фатых абый, Сүрия апа, Гөлсинә апа, Гөлшат апа, Чулпан апа, Лена апа, Алсу апа, Гүзәл апа, Ленара апа, Гөлназ апа.

Мәктәп күләмендә төрле тәрбия чаралары, кичәләр, түгәрәкләр булып кына тора.Мин аларга бик теләп йөрим.

Безнең мәктәп укучылары төрле бәйгеләрдә катнашып кына торалар һәм призлы урыннар алалар.

Җәй җитсә мәктәп тирәсе чәчәкләргә күмелә!Җәй көне мәктәп бакчасында эшлибез,җиләк-җимешкә, яшелчәләргә, чәчәкләргә су сибәбез.Мәктәп бакчасы безнең тавышлардан гөр килеп тора!

Мин тырышып укыйм.Белем биргән укытучыларымның,әниемнең,әбиемнең, бабамның, апамның йөзләренә оят китерәсем килми.

Беркайчан да мәктәбебездә укучылар саны кимемәсен!

Мәктәбебез, авылыбыз безнең шат тавышлардан гөрләп торсын! Мәктәбебездә белем учагы сүнмәсен иде!

Рейтинг: +31 304 просмотра
Комментарии (7)

tatbook.ru