ГлавнаяСвободная темаМинем гаилә

Минем гаилә

11 ноября 2015 - Руфина Шарифуллина

Һәркемнең туган йорты, гаиләсе була. Гаилә, минемчә, бер-берсенә ярдәм итүче, яклаучы, саклаучы бер оя. Бу ояда кеше тыныч,үзен рәхәт итеп тоя. Һәм һәрбер кешенең тормышы шушы оядан, гаиләдән башлана.
    Безнең гаиләбездә 7 кеше:әбием, бабаем, әтием, әнием, апам, энем һәм мин. Гаиләбез бик тату һәм бик тырыш. Бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Өй эшләрен дә бергәләп эшләргә яратабыз. Төп эшебез уку булса да, өй җыештыру, идәннәрне, савыт-сабаларны юу шикелле эшләрне апам белән бергә эшлибез  Апа белән без хәзер зурлар инде, үзебез дә булдырабыз андый гына эшләрне. 
Гаиләбез белән бергә телевизордан тапшырулар, киноларны бергәләп карарга яратабыз. Театрларга, циркка, концертларга, кунакка бергәләп йөрибез. Туган көннәрне, бәйрәмнәрне бергәләп билгеләп үтәбез.
Әбием һәм бабаем  бик яхшы кешеләр. Табигатьне яраталар. Безгә төрле киңәшләре белән ярдәм итәләр.
     Әтием – Рәлиф бик акыллы, белемле кеше. Безгә  белмәгән һәм аңламаган күп нәрсәләрне гади һәм кызыклы итеп аңлатып бирә.
Әнием Зөлфия. Ул бик матур, ягымлы. Аның белән бик күңелле. Әнием миңа дәрес әзерләргә булыша. Ул тәмле ашлар пешереп, безне гел сыйлап тора.

Апам Гөлфинә мәктәптә укый.Яраткан апам тырыш, олыларны хөрмәт итә, миңа һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. 

Минем энем Дәниф балалар бакчасына йөри Ул шундый матур, күңелле, гел көлеп тора. Ул  уйнарга, рәсемнәр буярга ярата. 

      Бездә  һәрчак кунаклар күп була, чөнки туганнарыбыз, гаилә дусларыбыз күп безнең. Барысы белән дә тату, аралашып яшибез.

     Мин үз гаиләмне бик тә яратам. Мин аларның һәрчак сау-сәламәт, озын гомерле, бәхетле булуларын телим… Шундый тату, дус гаиләдә яшәвемә мин бик шат. Мин сезне бик яратам!

 

Рейтинг: +73 326 просмотров
Комментарии (44)

tatbook.ru