ГлавнаяСвободная темаМинем дүртаяклы дустым.

Век Татарстана

Минем дүртаяклы дустым.

13 ноября 2015 - Ильнар Осипов

Минем Шарик исемле бик матур этем бар.Ул түп-түгәрәк, ак төстә һәм әзерәк кара таплары  бар. Ул артык зур түгел.

Мин  аны җылы сөт белән, тәмле аш белән  сыйлыйм. Ул, рәхмәт әйткәндәй, шатланып койрыгын болгый.Мин аны көн саен урамга алып чыгам.Ул уйнарга бик тә ярата, артымнан чаба, өрә. Кечкенә генә булса да, ул бик җитез, тиз йөгерә.Җиргә ятып рәхәтләнеп ауный.

Шарик мине мәктәптән кайтканымны шатланып каршы ала, киткәндә моңсу күзләре белән озатып кала. Мин аны төрле һөнәрләргә өйрәтә башладым, ләкин аның әле өйрәнәсе килми, чөнки бик кечкенә.Шулай булса да мин бик тырышам, ул да минем әмерләргә ияләнә башлады инде.Без аңа әти белән матур өй дә ясап куйдык.Миңа аның белән бик күңелле һәм кызык.Мин аны бик яратам.

Рейтинг: +28 741 просмотр
Комментарии (36)

Культурный дневник школьника

Портал «Культурный дневник школьника» поможет тебе познакомиться с культурными событиями и объектами. Зарегистрировавшись на портале, поделись своими впечатлениями от посещений музеев, театров, выставок и библиотек. Присылай свои фотографии и рисунки. Познакомься с условиями и участвуй в конкурсе в номинациях: «Лучший культурный дневник школьника», «Самый культурный родитель».

Вход/Регистрация

Вход на сайт / Регистрация

Популярные статьи

Нет статей для отображения.

tatbook.ru