ГлавнаяСвободная темаМинем бабам - җиңүче.

Минем бабам - җиңүче.

30 ноября 2015 - Ильвира Степанова

Һәр елны 9 нчы Майда Бөек Җиэү бәйрәме була. Дүрт ел барган сугыш миллионнарча кешенең гомерен өзгән. Минем Карт бабам да сугышта катнашкан. Ул, сугышның беренче көненән башлап, Берлинга кадәр барып җиткән. Сталинград өчен барган сугышларда бик каты яраланган. Аның балчыкка күмелгән гәүдәсен шәфкать туташы күреп алган. Бабам ике көн кыр госпиталендә яткач кына тылга, аңына килгән, су сораган. аннан соң гына тылга, госпитальгә озатканнар аны. Сигез ай дәваланып, үлемне барыбер җиңгән бабам. Яңадан үзе теләп фронтка киткән. Сугышны Берлинда тәмамлаган ул. Сугышчан батырлыклары өчен бик күп медальләр, орденнар белән бүләкләнгән. Мин бабам белән горурланам. Аның шикелле батыр булу минем өчен шатлык.

Рейтинг: +5 246 просмотров
Комментарии (10)

tatbook.ru