ГлавнаяСвободная темаКошларга ярдәм итик

Кошларга ярдәм итик

17 ноября 2015 - Алсу Хабибуллина

 

Эчтәлек.

Әзерлек этабы.

1.     Бездә кышлаучы кошлар турында мәгълүмат туплау.

2.     Җимлек төрләрен билгеләү.

3.     Эмблема ясау.

4.     Җимлекләр ясау.

5.   Җим әзерләү.

Төп этап.

1. Җимлекләрне агачка элү.

2. Һәркөнне кошларны ашату.

3. Аларның үз – үзләрен тотышын күзәтү.

4. Төрле – төрле җим куллану.

 

Йомгаклау этабы.

1.Нәтиҗә ясау.

2.Үзанализ һәм үзбәяләү.

Проектның максаты: бездә кышларга калган кошларга ярдәм итү.

Бурычлар: бездә кышларга калган кошлар белән танышу, әти — әниләр ярдәмендә аларга җимлек әзерләү, ул җимлекләрне элү, җим салып тору, күзәтүләр үткәрү, фотога төшерү, эмблема ясау.

Теманың актуальлелеге:  безнең якларда кышлар бик суык була, әмма кошларга бу куркыныч түгел, чөнки аларның каннары кайнар. Ә менә кар астыннан азык табуы кыен, шунлыктан бик күп кошлар кыш көне ачлыктан үлә. Әгәр без аларга ярдәм итмәсәк, кошларның кайбер төрләре җир йөзеннән юкка чыгарга мөмкин.

 Үткәрү вакыты: 13.11.2015. – 01.03.2016.

Эш барышы

           Әзерлек этабында авылыбыз китапханәсенә барып, кошлар турында төрле китаплар алынды һәм үзебез өчен бездә кышлаучы кошлар турында бик күп мәгълүмат ачыкланды. 

                                    

                            

 Песнәк (Синица) -кайры ярыкларында кышлаган бөҗәкләр белән туклана.Бер пар песнәк кыш буена 40 төп җимеш агачын корткычлардан чистарта, миллионнарча бөҗәкләрне юк итә. Песнәк – файдалы кош. Бер песнәк җәйге айларда  көненә 500 – 600 зарарлы  бөҗәк  ашый.  Алар агач куышларында, ояларда яши. Кышын бергә җыелып кеше яшәгән җиргә күченеп киләләр. Алар көнбагыш, кабак орлыгын, туңмай, ит кисәген аеруча яраталар.Песнәк иң күп ашаучы кошларның берсе. Кышкы салкыннарда алар күпләп үлә.

                                                                                     

                              

           Чыпчыклар (Воробей) – төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар. Алар көньякта да, Себердәдә, Африка һәм Америкада да яшиләр. Ояларын тәрәзә башында, йорт кыегында, абзарда, ярдагы тишекләрдә  агач куышында, ташландык сыерчык оясында коралар. Җепшек көннәрдә карда, ә җәен тузанда коенырга ярата. Чыпчык – безнең якларда бер җәй эчендә өч тапкыр бала чыгара.

                                                          

                      

         Карабүрек (Снегирь) — безнең як табигатен бизәп торучы кошларның берсе. Ул яз, җәен урманда яши, ә кышын бакчаларга, паркларга очып килә, агач орлыклары, җиләк — җимеш калдыклары белән туена.

                                                       

           Чукыр (Клёст)  ылыслы урманнарда яши. Читтән караганда чукыр попугайга ошаган. Ата чукыр кызгылт, ә ана чукыр сары төстә була. Аларның томшыклары чалшайган була, ягъни өске томшык аска караган, ә аскы томшык өскә карап тора. Ләкин аларның туганда томшыклары туры була. Әниләре аларны туендырганда аларга чалыш томшык кирәкми дә. Ә үзләре азык табып ашый башлауга аларның томшыклары кәкерәя башлый. Чукырлар чыршы һәм нарат күркәләренең орлыклары белән тукланалар. Әнә шул орлыкны эләктереп алу өчен аларга чалыш томшык кирәк тә инде. Чукырлар кышның нәкъ уртасында, иң салкын вакытта бала чыгаралар. Балалары өшемәсен өчен ояларын да калын итеп, ике катлы итеп ясыйлар. Алар чыршы, нарат күркәләренең орлыкларын ашыйлар. Шуны ашаганга күрә алар өшемиләр. Чукыр нарат күркәләрен өзеп ала да, аягы белән тотып торып, орлыкларын чукып чыгара. Ул кулга бик тиз ияләшә. Түшәм буйлап томшыгы белән ябышып йөри алганга күрә аны «Рус попугае» дип йөртәләр.

                                                                         

         Тукранның (Дятел) 10 төре очрый. Тукран тавышы, артык матур булмаса да, табигатьне яраткан һәр кешене шатландыра. Чөнки тукран корткыч бөҗәкләрне юк итә, агачның гомерен саклый. Тукран, үзенең каты койрыгы белән агач кәүсәсенә терәлеп, көчле тырнаклары белән ябыша һәм иртәдән кичкә кадәр  өтерге кебек нык томшыгы белән аны чукый да чукый. Аннары үзенең озын, каты кытыршы теле белән бөҗәкне эләктереп ала.

           Иң зур тукран – кара тукран. Аның томшыгы ак төстә була. Безнең якларда зур чуар тукран яши. Тик ата тукранның гына башында кызыл тап була икән. Тукран бөҗәкләр белән туена, ә кыш көннәрендә күркәдәге орлыкларны да ашый. Агачка сыгылмалы койрыгы белән терәлеп утырып тора. Тукранның теле башыннан озынрак була. Ул, шул телен борау итеп, кортларны кайрыдан тартып ала. Көненә 900гә кадәр бөҗәк ашап, урманга зур файда китерә.

                                                              
  Күгәрченнәрнең(Голубь) төрләре бик күп. Без күбрәк күк күгәрченнәрне беләбез. Аның канатлары күксел төстә була. Тәпиләре кып-кызыл.Ул, вак-вак атлап, яңа яуган карда бормалы, кәкре-бөкре эзләр калдырып йөри.Күгәрчен башка кошлардан юлны тиз табуы белән аерылып тора. Моннан күп йөз еллар элек хатларны күгәрченнәр ташыган. Күгәрченнәрнең бу төре почта күгәрчене дип йөртелә. Күгәрчен дуслык һәм тынычлык символына әйләнде. Күгәрчен – беркайчан да агач ботагына кунмый торган кош.

                                                                                

           Ә саескан(сорока) ялтыравыклы әйберләрне бик рата. Ул нинди ялтыравыклы әйбер күрсә, шуны оясына ташый. Шуңа күрә дә аны саескан – карак, русча әйткәндә сорока – воровка дип өйртәләр.

                                        

         Көртлек оясын җирдә дә, агач башында да ясарга мөмкин, һәм ул үзе дәньяга килгән урыннан еракка очмый.Буранлы кышларда кичен, караңгы төшкәч, агач башыннан кар көртенә атылып төшеп, шунда төн куна.

         Көртлекнең канаты кыска, киң, аяклары тиз йөгерү өчен җайлашкан,  ризыклары – төрле җиләкләр, үлән орлыклары, агач бөреләре, ылыслар, эрбет чикләвеге.

           Алга таба без интернет материалларын кулланып җимлек төрләре белән таныштык. Анда аның нинди генә төрләре юк.

                       

           Без үзебезнең проект өчен эмблема уйлап таптык.

                                                               

                                                                            

              

                         Әти — әниләр   белән бергәләп  җимлекләр әзерләнде.

                                       

          

            Җимлекләр ясау өчен кулланылган материаллар: пластик шешәләр, соктан, сөттән, Яңа ел бүләкләреннән бушаган  тартмалар, агач, фанера эшләнмәләр.

           Җимлекләргә ипи валчыклары, көнбагыш, арпа, бодай  ярмалары, пешкән дөге, туң май кисәкләре салып  өй бакчаларыбызга  элеп куйдык. Шуны онытмагыз! Кошларга кара ипи, тозлы сало, кыздырган көнбагыш бирергә ярамый, ул аларның сәламәтлегенә бик күп  зыян китерергә мөмкин.

                                                       

           Без үзебезнең бакчадагы балан, миләш куакларының җимешләрен кышлаучы кошлар өчен калдырабыз.

                                   

           Без һәркөнне иртән мәктәпкә киткәнче җимлекләргә җим салып китә башладык, ә инде безнең мәктәптән кайтуга ул җимнәр ашалып беткән һәм аның тирәсе бик нык тапталган була иде. Без кабат җим салабыз, күзәтә башлыйбыз һәм фотога төшерәбез.

              

           Күзәтү нәтиҗәләрен аерым бер таблицага язып бара башладык.

кош төре саны күренү вакыты көн
Песнәк 2 15.00. 13.11.2015
Песнәк 4 15.00. 14.11.2015
Песнәк 6 15.00. 15.11.2015
Песнәк 5 15.00 16.11.2015
Песнәк 3 15.00 17.11.2016
      18.11.2015
      19.11.2015
      20.11.2015
      21.11.2015

           Нәтиҗә ясау.

           Бездә кышлаучы кошларны суыклар куркытмый, ә менә ачлык — аларның иң явыз дошманы. Аларның җылы күлмәкләре дә, өйләре дә юк! Алар ачы буранда да, салкында да ачык һавада йоклыйлар. 10 песнәкнең бары тик 2се генә кышны исән — сау чыга ала. Эзләнү нәтиҗәсендә мин шуны аңладым. Кошлар безнең ярдәмгә бик мохтаҗ. Без аларга ярдәм итеп, кошларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Кошлар елына ничәшәр миллион кортларны юк итә. Урман, кырларыбызны, басуларыбызны корткычлардан саклый. Матур итеп сайраулары белән безне сөендерә. Без рәхәтләнеп кошлар сайравын тыңлыйбыз. Аларны саклыйк, кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик.

         Үзанализ һәм үзбәяләү.

  Бу эш безгә бик ошады. Кышлаучы кошларны танып әйтә белергә, аларны куркытмыйча күзәтергә өйрәндек.Һәр көнне җимлеккә җим салу, кошларны күзәтү, үзеңне кем өчендер җаваплы сизү бик зур куаныч. Бу эзләнүле экологик проект эше кар эреп бетеп, бөҗәкләр күренгәнчегә кадәр барачак.

Кыш җиттеме — кошлар өчен                        Җимлек ясап бирде миңа әтием
Без ашханә ачабыз.                                        Шунда хәзер кошлар өчен
Һәм кошларга эндәшәбез:                             Җимнәр сибәм мин.
-Рәхим итеп, ашагыз!
 Бире килә күк күгәрчен,                               Ашап туйгач китә алар
Песнәк һәм чыпчык,                                      Төрле якка.
Җыелалар бер-бер артлы                               Тик күгәрчен генә кала
Пыр-пыр очынып.                                           Иң азакка.
Ул да туйган,
Биегән күк уйнап йөри.
Миңа рәхмәт әйткән сыман
“Гөлдергү”,- ди.
 

Ә сезнең, дуслар, җимлекләрегез буш, кошларыгыз ач түгелме?

 

                 Кулланылган әдәбият:

1. А.А.Плешаков Атлас-определитель «От земли до неба».

2. Аяз Хасанов. Занимательная  биология. Казань, 2002. 

3. Детская энциклопедия. Птицы. Москва, 2012.

4.  З. А. Клепинина. Табигать белеме.

5. Кошлар. Казан, 2013.

6. Нияз Хәкимуллин. Алар яшәргә тиеш. Казан, 1994

7. “Салават күпере”  журналы № 7-8, 2012.

8.  Рассказы о животных для детей. Астрель, 2012.

 

 

 

 

 

 

Рейтинг: +21 1734 просмотра
Комментарии (20)

tatbook.ru