ГлавнаяСвободная темаКирәкми безгә сугыш!

Кирәкми безгә сугыш!

4 ноября 2015 - Азат Ахмадуллин

 

Тема: “Кирәкми безгә сугыш!”

    Халкыбыз Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итте… Шулкадәр вакыт үтсә дә, кешеләр күңелендә калган яралар төзәлеп бетмәгән әле, буыннан-буынга күчә киләләр. Бөек Ватан сугышы илебезгә, халкыбызга бик күп авырлыклар китергән. Авылдан  527 кеше Ватанны сакларга китә, 311 кеше туган якларына әйләнеп кайта, яу кырында 216  сы ятып кала.

   Бүген дә авылның горурланып сөйләрлек батыр уллары халык күңелендә мәңге саклана.

            Авылдашыбыз Әюп бабай сөйләгәннәр аркылы минем күңелгә дә күчкәннәр алар...

          Сугыш башланганда аңа 19 яшь тулмаган була. Ватан чакыруы буенча барлык халык  изге көрәшкә күтәрелә. 1942 елның 3 мартында Әюп абый да сугышка китә. Башта ул Саранскига полковая школага җибәрелә, ләкин рус телен белмәү сәбәпле, Ижевскига күчерелә, анда сугышка әзерлек үтәләр. Аннары аны, үзе кебек үк солдатлар белән, Воронеж тирәсенә, кызу сугыш барган Сомово станциясенә озаталар...

1-2 көн Воронеж  шәһәрен бомбага тотканны карап торганнан соң, алар Воронеж елгасына таба юнәләләр. Юлда, елгага җитәрәк, яраланган, хәлсезләнгән сугышчылар очрый. Алардан дошманның 30 чакрым алда икәнлеген беләләр.

Воронежны  калдырып, Дон елгасы буена төшәләр. Монда кызу сугыш бара. Бер генә минутка да тынмыйча артиллерия, минометлар ата. Аларга станоклы пулеметларның тыкылдаулары, автомат тырылдаулары килеп кушыла. Һавадан самолетлар һөҗүм итә. Кызу сугыш барган вакытта Әюп бабай сугыш кырында аңын югалта. Шинеленнән кемдер тартканны сизеп, Әюп бабай аңына килә. Күзен ачып җибәрсә!.. Я  ходай, нигә шул чакта ук, тәненә дошман тимере кисеп керү белән җан бирмәде икән?! Бүреләргә азык булырга язган микәнни аңа? Күпме атлар тәгәрәшеп ята бит шунда, әле җылылары да сүрелеп бетмәгәндер, нигә инде бу бүреләргә тере җанны өзгәләргә? Әюп бабай тагын аңын югалта. Аны кызганыч тавыш шыңшыган авазлар аңына китерә. Нәкъ  менә шул чакта санитар этләр турында ишеткәннәре исенә төшә солдатның. Ничек кирәк алай көч табып, яралы гәүдәсе белән чанага шуып-тәгәрәп менә. Этләр кузгалып китә һәм кызыл хачка илтеп тапшыралар.

Авыр юлларда, авыр елларда түш кесәсендә генә йөрткән алюмин кашыкның да үзенә күрә тарихы бар. Немец котелогының металлын эретеп ясалган кашык: сабы кыска, сынмый да, бөгелми дә, кулга тота торган өлеше хатын-кыз сыны рәвешендә. Латвия җирендә Ригадан 5 чакрымда Әюп бабай каты яралана. Баулы егете Нуриәхмәт Әхмәтҗанов аның кашыгын, сәгатен, авторучкасын сакларга дип алып кала. Балтыйк буенда аерылып калган сугышчан дусларын Әюп  абзый Кытай җирендә куып җитә, Дайринь шәһәрендә истәлекле кашык Әюп солдатның кесәсендә үз урынын ала.

Мәктәбебез музеенда кашык  бабайның истәлеге булып саклана. Сугышта әйткән нәзеренә хыянәт итмичә, Әюп бабай хуҗалыгында үлгәнче эт асрады. Өй почмагындагы кечкенә мендәрчеккә тезелгән медальләр кебек, ишек алдындагы эт тә сугыш афәтләрен бабайның гомере беткәнче искә төшереп торды.

Авылдашыбыз Әюп бабай сөйләгәннәр кызык, ләкин ул сугышның куркыныч булуын да искәртә. Мин кечкенә булсам да, сугышның кабатлануын теләмим. Әтиебезнең үз эшендә эшләвен, әниебезнең гаилә учагын саклап, гаиләбезнең бергәләшеп мул тормышта яшәвен телим. Илебез күгендә якты кояш балкып торсын!

 

Рейтинг: +19 234 просмотра
Комментарии (15)

tatbook.ru