ГлавнаяСвободная темаИсемем матур - кемнәр куйган?

Конкурс «Твой голос»

Исемем матур - кемнәр куйган?

30 октября 2015 - Азалия Фаздуллина

   Әле бик күп булмаган дусларымны карап-барлап утырган чакта, бер кызык фактка тап булдым: күп кенә кызларның исемнәре, минеке кебек үк, Азалия. Миңа бик кызык булып китте. Каян чыккан бу исем, ни өчен әти-әнием нәкъ әлеге исемне сайлаган?

   Гарәпчәдән Азалия исеме "юатучы" дигәнне аңлата. Ул һәрвакыт үзенә ниндидер шөгыль таба, тиктормас, горур һәм ярдәмчел. Шул ук вакытта Азалия исемле кызларны үпкәләтергә дә бик тиз.

   Әнием сөйләгәнчә, башта мине Диләрә, аннан Әдилә дип атамакчы булганнар. Ләкин бер көнне әниемә  матур гөл бүләк иткәннәр. Әлеге гөлнең чәчәкләре ут янып торган, соры яңгырлы көннәрдә тирә-яктагы кешеләрнең күңелләрен күтәргән. Бу матур гөл- Азалия гөле булган.  Һәм инде, әти-әнием, әби-бабай да шушы матур исемне кушарга булганнар.

Азалия булгангадыр инде,

Тыныч холык-фигылем.

Җитез, күндәм, ләкин һәрчак

Төпле минем фикерем.  

Әти-әниләр безне матур исемнәребез өчен түгел, ә нәкъ без булган өчен яраталар, бездә аларны  яратып, хөрмәт итеп яшик. Барлык Азалияләргә һәм барлык дусларыма сәламәтлек телим. 

Рейтинг: +350 1164 просмотра

Представленная информация является справочной, уточняйте у источника.


Комментарии (29)

tatbook.ru