ГлавнаяСвободная темаИкмэк тэменен сере

Сакла

Икмэк тэменен сере

28 ноября 2015 - Камиль Хакимзянов

  Икмэк! Ипи! Кеше очен нинди якын сузлэр! Элек-электэн икмэк кадерен белергэ, ипинен hэр валчыгын эрэм итмичэ олыларга ойрэнгэн татар халкы.Бабаларыбыз да " Икмэк — Аллаh булэге! " ,- дип  юкка гына эйтмэгэннэрдер. Нинди генэ мэжлес, бэйрэм булмасын, ул табынсыз узмый.Э остэл бизэге, топ ризык, элбэттэ ул- ипи.

  Сугыш чорында, ачлык-ялангачлыкны куреп, авыр заманнын бар михнэтен уз жилкэсендэ татыган эбием, ипине бик кадерлэп, саклык белэн, табын туренэ генэ куеп тота.Бугенге хикэям дэ нэкъ шул икмэк хакында, эбиемнен уз куллары белэн, куп коч hэм тир тугеп пешергэн, искиткеч, теленне йотарлык тэмле ипие турында.

   Бугенге кондэ кул эшлэрен жинелэйту очен уйлап табылган техника бик куп, автоматлаштырылган механизмнар, шул исэптэн ипи пешеру цехлары да.Шушы яна технологиялэр белэн бергэ атлап барган заманда, авыл мичен саклап калучылар бик сирэктер.Элеккеге мичне, кулланылучы коралларын яшь буын музейлардан гына куреп белэ ала.Э мина бэхет елмайды, бу мичне дэ, анын ничек эшлэвен дэ курэ алам, э ин мохиме -анда пешкэн ризыкны авыз итэ алам.Ризык пешеру очен махсус ясалган элеге мичтэ ипи, ягылган утын агачы исен узенэ сендереп, ботен йортка кырда-болында ускэн мул игеннэрнен хуш исен таратып, ботен файдасын, сихэтен узендэ калдырып, бик-бик тэмле булып пешэ.

Борынгыдан ук hэр гаилэнен уз икмэк пешеру серлэре булган.Эбием дэ узе генэ белгэн серлэр белэн уртаклашты.Ул ипи камырын, чупрэ салмыйча, эчетке белэн эзерли икэн.Нэкъ элеккечэ эзерлэнгэн эчетке генэ организмны минералларга, микроэлементларга hэм витаминнарга баета.

 Менэ буген дэ эбием иртэдэн мич тирэсендэ кайнаша.Кичтэн эчеткесен эзерлэп, онын илэп жылыга куйды эбием.Мич ягып жибэрергэ утынны узем алып керешергэ булыштым.Янган учакка онытылып, озак кына карап утырдым.Мич эзер булганчы, эбием кабарган камырларны, тигезлэп, матурлап табаларга булеп салды.кат-кат "  бисмилласын" кабатлап, саклык белэн генэ, табаларны мичкэ урнаштырды.Йортка ниндидер йомшак жылылык инде, тэмле ис таралды.Мин туземсезлек белэн ипинен мичтэн чыкканын коттем… Менэ, нихаять, котелгэн мизгеллэр.Эбием мичтэн ипилэрне ала. Нинди матурлар, кызарып пешкэн, тум-тугэрэк ипилэр!   Бар яратуынны биреп, бар коченне сарыф итеп эзерлэнгэн ризык.Икмэк тэменен сере дэ шунда инде .

Рейтинг: +625 4339 просмотров
Комментарии (137)

tatbook.ru