ГлавнаяСвободная темаФронттан хатлар

Конкурс «Твой голос»

Фронттан хатлар

15 ноября 2015 - Денис Хакимов


—Бабам Мирзаянов Шакирҗан 1913 елда Актаныш районы Зөбәер авылында туа. 1939 елда Минзәлә педучилищесын тәмамлап, Табанлыкүл авылына укытучы укытучы булып кайта. Шул авылның чибәр кызы Мөнәвәрәгә өйләнеп, гаилә кора. 1940 ел башында аны Алабугага кыска сроклы хәрби училищега укырга җибәрәләр. 1932-1935 елларда ул хәрби хезмәткә барып, өлкән сержант дәрәҗәсе алып кайткан була, шул сәбәпле, аңа хәрби училищеда уку җиңел бирелә.Училищены гел “5” билгеләренә генә тәмамлаган егеткә кече лейтенант дәрәҗәсе бирәләр. Курсантларны Көнбатыш Украинага хәрби хезмәткә җибәрәләр. Запорожная, Павлодар, Кировоград, Кременчуг...

Шакир бабамның  1941 елның 6 июлендә фронттан язган соңгы хаты. Анда мондый юллар бар: ”Сөеклем Мөнәвәрә, кадерле улым Фирдәвис! Сезгә аз гына сугыш тынып торган арада  үземнең хәлләрне әйтеп хат язарга булдым.Мин- взвод командиры. Ялны көтеп булмый.Көне-төне сугышабыз. Корал җитешле түгел. Ике кешегә бер мылтык, бер винтовка белән сугышабыз. Фашистлар көне-төне  бомбалар, листовкалар яудыра. Анда коммунистларны  юк итүне, я үзләренә тотып бирүне сорыйлар.Әсирлеккә эләгәм икән, иң каты җәза миңа булачак. (Алабугада укыганда партия сафларына кергән була). 3 июльдә радиодан Сталинның мөрәҗәгатен тыңладык. Аның чыгышы сугышчыларны рухландырды. Башкомандующий: “Без җиңәрбез, хаклык безнең якта!” –диде.

     Сөеклем Мөнәвәрә! Үзеңне һәм улымны  ничек тә сакларга тырыш. Котырынган фашистлар  Көнчыгышка ыргыла. Алар безнең туган якларга  да барып җитмәгәйләре.

     Сезнең өчен борчылып, кулыгызны кысып, сагынычлы сәламнәр белән Шакирҗан. Бүтән күрешә алмасак, хуш сау булыгыз!”

—Ул дистә меңләгән сугышчылар белән бергә әсирлеккә эләгә. Взводтагы берәү аның командир һәм коммунист булганлыгын әйтә. Бабам  һәм аның кебек командирлар каты режимлы концлагерьга эләгә.

     Аларның төрмә ишекләрен 1944 елның азагында француз армиясе сугышчылары ача. Аларның әсирләре дә шушы концлагерьда булалар. 30-40 килограммга калган әсирләрне үлемнән саклап калу өчен Америка самолетлары азык-төлек пакетлары ташлап китә.

     Әсирлектән азат ителгән  сугышчыларны  госпитальләрдә дәвалаганнан соң, КГБ тикшерүе үткәрәләр.Фашистлар тарафыннан туналып беткән, җиде кат үлеп, җиде кат терелгән Шакир бабамнан  гаеп тапмыйлар.

—1945 елның май ахырлары. 4 ел буена бер хәбәре дә булмаган бабамнан  гаиләсенә берьюлы 4 хат килеп төшә. Анда аның сугышчан дуслары һәм әсирлектә булган украин, француз сугышчыларының фоторәсемнәре, бишенчесендә кыска гына язылган хат кисәге була. “Мин әсирлектән котылдым. Гаебемне танымадылар. Приказ көтәбез.Озакламый кайтырмын. Сөеклем Мөнәвәрә, улым Фирдәвис! Кочакларыгызны киң җәеп каршы алыгыз. Бәхетле очрашуга күп калмады.”

Шактый көттереп, 1945 елның декабрь ахырында гына кайтып төшә ул. Кайту белән Табанлыкүл авылында башлангыч мәктәптә эшли башлый.1946 елның октябрендә, гаиләне тулыландырып, икенче улы Шәрипҗан туа.Ләкин тыныч яшәргә насыйп булмый, аның өстеннән шикаять яудыра башлыйлар. Янәсе, әсирлектә булган кеше укытырга тиеш түгел. Янәсе, дүрт ел буен ааңа немец каны сеңгән. Жалоба язучылар  Сталин сүзен кабатлыйлар: “Пленныйлар юк, фәкать сатлык җаннар гына бар.”

     Тиздән Пучыга чакыртып, сорау алулар, 1947 елның июнь аенда укытуын ташлап, гаиләсен калдырып, китәргә мәҗбүр булуы...

Шактый көттереп, 1945 елның декабрь ахырында гына кайтып төшә ул. Кайту белән Табанлыкүл авылында башлангыч мәктәптә эшли башлый.1946 елның октябрендә, гаиләне тулыландырып, икенче улы Шәрипҗан туа.Ләкин тыныч яшәргә насыйп булмый, аның өстеннән шикаять яудыра башлыйлар. Янәсе, әсирлектә булган кеше укытырга тиеш түгел. Янәсе, дүрт ел буен ааңа немец каны сеңгән. Жалоба язучылар  Сталин сүзен кабатлыйлар: “Пленныйлар юк, фәкать сатлык җаннар гына бар.”

     Тиздән Пучыга чакыртып, сорау алулар, 1947 елның июнь аенда укытуын ташлап, гаиләсен калдырып, китәргә мәҗбүр булуы...

Каһәр суккан сугыш бу гаиләне  әнә шулай, пыран- заран китереп,  хатынын ирледән ирсез, балаларын әтиледән әтисез итә. Читтә яшәсә  дә,  бабам гаиләсен, балаларын онытмый: гомере буе хәбәрләшеп, аралашып яши. Үзе исән вакытта ярдәменнән ташламый.

Рейтинг: +1 405 просмотров

Представленная информация является справочной, уточняйте у источника.


Комментарии (1)

tatbook.ru