ГлавнаяСвободная темаӘнием-бердәнберем

Конкурс «Твой голос»

Әнием-бердәнберем

1 ноября 2015 - Данис Ахметзянов

Әнием – бердәнберем!

            Әнием… Нинди ягымлы һәм йөрәккә  якын бу исем! “Әнием ”дип эндәшә алу – үзе зур бәхет ул.  Мин –  дөньяда бик бәхетле бала, чөнки    янәшәмдә   минем өчен җан атучы, сөенгәндә шатлыгымны уртаклашучы  бердәнбер Әнием бар. 

            Әнием! Һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул. Авыр чакларыбызда да, шатлыклы минутларыбызда да без әниләребезнең барлыгына сөенәбез. Әниләрнең йөрәк җылысы,  ягымлы сүзләре безгә яшәргә көч бирә.  Йомшак куллары белән башыңнан бер сыйпап узса, бөтен авыруларың, борчуларың беткән кебек була. Әнә шундый тылсымлы, бөек көчкә ия ул- ана дигән изге зат.

            Мин  бүген зәңгәр күктә йөзгән ак болытларга,   ап-ак карга карап сөенәм икән,  моның өчен бердәнбер Әниемә бурычлы. Чөнки ул — миңа бу матур дөньяны бүләк итүче, төнге йокыларын йокламыйча, җил-яңгыр тидермичә мине үстерүче. Димәк, Әнием – мине  яклаучы да, саклаучы да. Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз Әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем "әни" сүзе белән ачылган.  Әнием   кешеләргә карата шәфкатьле,  ягымлы, ярдәмчел булырга өйрәтә, минем миһербанлы, шәфкатьле, акыллы булып үсүемне тели.   

             “Ана куены — туннан җылырак,” -диләр. Әйе, бу дөрестән дә шулай. Һәрбер ана үзенең йөрәк җимеше — баласы өчен кайгырып яши. Үз чиратымда, мин дә, Әниемне яратып, аңа кайгы-хәсрәтләр китермичә яшәрмен. Әниләребезнең йөзләреннән беркайчан да елмаю чаткылары сүнмәсен  иде.

Рейтинг: +38 270 просмотров

Представленная информация является справочной, уточняйте у источника.


Комментарии (36)

tatbook.ru