ГлавнаяМой родной крайТуган ягым

Век Татарстана

Туган ягым

13 ноября 2015 - Галия Ахметова
Гүзәлләрдән-гүзәл, кадерле һәм якын туган ягым минем! Һәр ел фасылында нинди соклангыч матур бит син!Җәй, яз, кыш, көз бер-берсен чиратлаштырып алмаштырып торалар. Менә бар дөньяны яңартып, ямь өстәп туган ягыма яз килә. Бар җиһанга аңлатып бетерә алмаслык яз исе тарала. Агачлар үзләренең яшел күлмәкләрен кия, беренче умырзаялар баш калкыта. Кошлар тавышы көчәйгәннән-көчәя…Язны җәй алыштыра. Болыннарда аллы-гөлле күбәләкләрдән, чәчәкләрдән күзләр камаша. Ераклардан ук печән исе килә.Туган ягымның болыннарында, урманнарында татлы җиләкләр пешә.Җәйгә алмашка сары көзләр килә. Агачлар сарыга төренәләр. Кошлар җылы якларга китәләр. Ничектер туган ягымда моңсу булып калган шикелле тоела миңа шул чакта. Аның моңсулыгы яшь тамчылары сыман, көзге яңгыр булып коела.Туган ягым көздән соң кышны каршылый. Бар җиһан ап-ак. Тирә-якта тынлык.Агачларны бәс сарган.Әйе, яратм мин үземнең туган җиремне. Аннан да гүзәл, матур җир бер кайда да юктыр ул…

Рейтинг: +4 118 просмотров
Комментарии (5)

Культурный дневник школьника

Портал «Культурный дневник школьника» поможет тебе познакомиться с культурными событиями и объектами. Зарегистрировавшись на портале, поделись своими впечатлениями от посещений музеев, театров, выставок и библиотек. Присылай свои фотографии и рисунки. Познакомься с условиями и участвуй в конкурсе в номинациях: «Лучший культурный дневник школьника», «Самый культурный родитель».

Вход/Регистрация

Вход на сайт / Регистрация

Популярные статьи

Нет статей для отображения.

tatbook.ru