ГлавнаяМой родной крайТуган ягым Кукмара.

Век Татарстана

Туган ягым Кукмара.

30 ноября 2015 - Ильвира Степанова

Минем туган ягым Кукмара табигатьнең иң матур җирендә урнашкан. Аның тирә-ягын урманнар, таулар, болыннар әйләндереп алган. Кукмарам иң матур төбәкләрнең берсе. әйе, ул чәчәкләрнең, күл-елгаларның яме белән, чишмә суының тәмлелеге һәм чисталыгы белән аерыла сыман. Мин кечкенәдән үк  үземнең төбәгемнең матурлыгына сокланып үсәм. Миңа туган ягымның һәр нәрсәсе якын. хәтта болындагы хуш исле чәчәкләре дә кадерле. Кыш көне бездә бигрәк тә күңелле була. Без урамда чана, чаңгы шуабыз. Кышның бит үзенең бер рәхәте бар.  Әнием белән бергәләшеп өй түрендә чыршы бизибез, кар бабае ясыйбыз. Әтием чыршыга төрле-төсле утлар янган лампочкалар элә. Яңа ел көнне инде әтием зур салют аттыра. Бөтен җирне яктырта ул салют.   Менә шулай Кукмараның гүзәллегенә сокланып туймаслык.

Рейтинг: +6 175 просмотров
Комментарии (14)

Культурный дневник школьника

Портал «Культурный дневник школьника» поможет тебе познакомиться с культурными событиями и объектами. Зарегистрировавшись на портале, поделись своими впечатлениями от посещений музеев, театров, выставок и библиотек. Присылай свои фотографии и рисунки. Познакомься с условиями и участвуй в конкурсе в номинациях: «Лучший культурный дневник школьника», «Самый культурный родитель».

Вход/Регистрация

Вход на сайт / Регистрация

Популярные статьи

Нет статей для отображения.

tatbook.ru