ГлавнаяМой родной крайПучы авылы

Век Татарстана

Пучы авылы

26 ноября 2015 - Шаймуратова Зарина

Козге каникулга дэу энилэремэ кунакка кайттым. Алар Актаныш районы Пучы авылында яшилэр. Эниемдэ шушы авылда ускэн, 

Пучы — XVIII гасыр башында нигез салына. 1930 елга кадәр волость, 1935-1959 елларда Калинин районы үзәге була. 

1553 еллар тирәсендә Пучы якларына Пучы һәм Тучы исемле кешеләр килгән. Тучы моннан киткән, ә Пучы дигәне, урман кисеп, агач төпләп, өй салган һәм шунда яши башлаган. Авыл исеме килеп чыгышын шушы Пучы исеменә бәйләп аңлаталар.

Пучы уртасыннан Сарашлы елгасы ага. Тирә-якта Мазар елгасы, Ык елгасы, Кара Яр сулыгы, Өч аеры күле, Килтекәй чокыры бар. Пучыда Кәлтә елан чишмәсе, Салкын чишмә, Әнәк чишмәсе, Әхмәт чишмәсе челтерәп ага. Пучы чишмәләрен карап, чистартып торалар, матур итеп кечкенә чишмә йортлары салып куйганнар. Күп хуҗалыкларның ишегалдында, бакчаларында кое яисә колонкалар бар. Пучыдан югарырак урнашкан Нефтьчеләр поселогында һәр өйгә кайнар һәм салкын су кертелгән.

Авылдан ике-өч чакрым ераклыкта Очлы сырт дип йөртелгән калкулык бар. Якын-тирәдәге урманнар: Әнәк урманы, Уразлы урманы, Бәләкәй урман, Бүләк урманы. Авыл янындагы зиратны үткәч, Сабан туе уздырыла торган зур бер алан бар. Кайсы якта урнашуларына карап, басуларга исемнәр бирелгән: Кара Яр ягы, Килтекәй ягы, Бүләк урманы. Күперләр дә, урнашкан җиренә карап, Маслопром күпере, Мәчет күпере, Тәкәрлек күпере дип йөртеләләр.

Пучыда өч районны (Актаныш, Сарман, Мөслим) берләштергән, ике катлы, 55 урынлык, яхшы җиһазландырылган өлкәннәр йорты салынган. Анда караучысы булмаган өлкәннәр тәрбияләнә.

Авылда унберьеллык мәктәп бинасы дүрт катлы итеп салынган, стадионы, зур бакчасы һәм китапханәсе бар. Пучы белән Әнәк авыллары арасында яңа Мәдәният йорты төзелгән. Ул ике катлы, бассейны да бар.

Зират авылга терәлеп үк тора. Ул агачлык эчендә, тирә-юне койма белән әйләндереп алынган. Зиратны карап, чистартып торалар.

Пучы – матур авыл, халкы тырыш, йортлары нык.

Актаныш яклары – дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәриф улы Шәймиевнең (1937) туган төбәге. Ул Әнәк авылында туып үсә, башлангыч белемне дә шунда ала, урта мәктәпне Пучы авылында тәмамлый.

Минтимер Шәрипович – Россиядә федерализм принципларын көчәйтүгә, Татарстанның мөстәкыйльлеген ныгытуга, республикада иҗтимагый-сәяси һәм икътисади тотрыклылык булдыруга зур әһәмият бирүче, җәмгыятьнең рухи һәм мәдәни үсешен, социаль-икътисади хәлен яхшыртуны комплекслы программа нигезендә тормышка ашыру юнәлешендә эзлекле эш алып баручы шәхес. Ул Татарстанда яшәүче халыкларның үзара дуслыгы өчен тиешле шартлар тудыруга, милләтара мөнәсәбәтләрдә тотрыклылыкны тәэмин итүгә, Татарстанның якын һәм ерак чит илләр белән эшлекле хезмәттәшлек элемтәләрен ныгытуга зур көч куя.

Хәзер Пучы белән Әнәк авыллары кушылып ук беткәннәр.

Азат хажи мэчете, 2008 елда ачылды

иске Жэмигь мэчете. 19 гасыр,

Боек Ватан сугышында катнашучылар истэлегенэ хэйкэл

шагыйрь Нур Баян хэйкэле, артта Пучы авылы жирлеге идарэсе

Беренче Ботендонья сугышында катнашучылар истэлегенэ хэйкэл 1914-1918

Олкэннэр йорты

Энем Алмаз В.И.Ленин хэйкэлендэ

Пучы мэдэният йорты

иске водокачка

балалар ижат узэге

Кызыл Армия урамы, унда Дэу энилэремнен йорты

Мин сезне Пучынын бер олеше белэн генэ таныштырдым. Пучы ул бик матур хэм кунакчыл авыл. Мин сине бик яратам Пучы!

 

 

 

 

Рейтинг: +69 567 просмотров
Комментарии (41)

Культурный дневник школьника

Портал «Культурный дневник школьника» поможет тебе познакомиться с культурными событиями и объектами. Зарегистрировавшись на портале, поделись своими впечатлениями от посещений музеев, театров, выставок и библиотек. Присылай свои фотографии и рисунки. Познакомься с условиями и участвуй в конкурсе в номинациях: «Лучший культурный дневник школьника», «Самый культурный родитель».

Вход/Регистрация

Вход на сайт / Регистрация

Популярные статьи

Нет статей для отображения.

tatbook.ru