ГлавнаяМой родной крайМөслимем шәхесләре

Век Татарстана

Мөслимем шәхесләре

7 декабря 2015 - Разиля Ханова

Һәр төбәкнең үзенә генә хас кабатланмас табигате, тарихы, халкының матур традиция йолалары,

күркәм шәхесләре була.

Мөслим районыннан күп кенә билгеле шәхесләр чыккан.Советлар Союзы Геройлары Илдар Маннанов, Петр Днепров, Гимазетдин Вәҗетдинов, Дан орденнарының тулы кавалеры Бадыйк Салихов.

1941 нче елны Илдар Маннанов Бөек Ватан сугышы фронтында тиңсез батырлыгы өчен Татарстан уллары арасында беренчеләрдән булып Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.Илдар Маннанов артеллерист була.Ул басу уртасында берүзе калып, төне буе дошман танкына һәм солдатына каршы көрәшә.Туптан берүзенә ату җиңел булмый.Таң алдыннан ярдәм килеп җитә, безнекеләр һөҗүмгә күчәләр.Батыр яраланган була, ул һушына госпитальдә генә килә.Сугыш беткәч санап карасалар төне буена орудиясеннән 108 снаряд җибәрелгән! Бу Волхов шәһәре өчен барган каты сугыш була.

Аларның бюстлары җиңү паркында тора.Геройларның даны мәңгелек!

Социалистик Хезмәт Геройлары Лотфулла Мусин, Зәкәрия Кашапов һәр Мөслим кешесендә горурлык уяталар.Зәкәрия абый Баланлы авылында туып,үсеп, авыл хуҗалыгы тармагында тракторда, комбайнда эшләп Герой дәрәҗәсенә җиткән кеше

Фән һәм  сәнгать эшлеклеләре: Марсель Вәлитов, Васыйл Гайфуллин, Гегель Гәрәев, Хатмулла Габдуллин, Марсель Бакиров, Флүн Мусин, Борис Тимеркәев, Равил Шәймәрдәнов, Никон Романович Егоров, Альберт Галләмов, Римма Николаевна Санникова, София Касыймова кебек галимнәр, кабатланмас моңы белән халкыбызга танылган талантлы җырчы Зифа Басыйрова, халык артистлары Наил Әюпов, Зөфәр Харисов, атаклы спорт мастерлары Виктор Шадрин, Фәиз Хуҗин безнең якташларыбыз.

Күренекле шагыйрь һәм язучылар Харрас Әюпов, Зөлфәт, Фоат Садриев, Флүс Латыйпов, Шәмсия Җиһангирова, Факил Сафин, Асия Мингаҗева, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Наис Гамбәровлар Мөслим табигатенең матурлыгыгыннан илһам алып иҗат итүче шәхесләр.

Мин районыбызның Геройлары, данлыклы уллары һәм кызлары белән горурланам!

Рейтинг: +47 379 просмотров
Комментарии (20)

Культурный дневник школьника

Портал «Культурный дневник школьника» поможет тебе познакомиться с культурными событиями и объектами. Зарегистрировавшись на портале, поделись своими впечатлениями от посещений музеев, театров, выставок и библиотек. Присылай свои фотографии и рисунки. Познакомься с условиями и участвуй в конкурсе в номинациях: «Лучший культурный дневник школьника», «Самый культурный родитель».

tatbook.ru