ГлавнаяМой родной крайКышның ап-ак карлары

Век Татарстана

Кышның ап-ак карлары

1 декабря 2015 - Разиля Ханова

Менә үзенең ап-ак карлары, салкын бураннары, битләрне чеметтерә торган салкын җилләре белән  кыш килде.Бөтен дөнья ап-ак карга, агачлар ак шәлләренә,ә җир анабыз ап-ак юрганына төренде. Сулыклар бозланып каттылар.

 Авылыбыз Баланлыда риваятьләргә кергән Гаделбану күле бар.Гаделбану күленең исеме дә, урманга җиләккә баргач, Гаделбану исемле кызның качкыннар тарафыннан урлануына бәйле.Ул һаман да гасырлар буена үзенең яшерен серләрен саклап җәереп ята.

 Салкыннар башлангач күл дә бозланып катты. Без аның ярларында чана, чаңгы,ә бозында коньки шуабыз.Кыш көне күлдә бик күңелле була! Анда төрле спорт ярышлары үткәрелә.

Бу Яңа елның кышы да ап-ак карлары белән барчабызны да ап-ак бәхетләргә, капчык-капчык бишлеләргә, корычтай нык сәламәтлеккә генә төрсен иде! Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын! Яңа елда барыгызга да яңадан-яңа уңышлар!

Рейтинг: +34 270 просмотров
Комментарии (8)

Культурный дневник школьника

Портал «Культурный дневник школьника» поможет тебе познакомиться с культурными событиями и объектами. Зарегистрировавшись на портале, поделись своими впечатлениями от посещений музеев, театров, выставок и библиотек. Присылай свои фотографии и рисунки. Познакомься с условиями и участвуй в конкурсе в номинациях: «Лучший культурный дневник школьника», «Самый культурный родитель».

tatbook.ru