ГлавнаяМой родной крайАвылыбыз герое

Век Татарстана

Авылыбыз герое

17 декабря 2015 - Ислам Ханов

Зәкәрия абый Кашапов 1923 нче елда Мөслим районы Баланлы авылында дөньяга килә.Зәкәрия абый  Кашапов 1938 нче елда җидееллык мәктәпне тәмамлап колхозда эшли башлый.Ул вакытта тормышлар авыр булганлыктан, тормышлар җайланмасмы дип, Зәкәрия абый Донецк өлкәсенең Чистяково шәһәренә китә һәм шахтёрлар әзерли торган ФЗӨ дә укый.1940 нчы елда шахтёр-бораулаучы булып эшли башлый.1941 нче елның сентябрендә Зәкәрия абый Баланныга кайта һәм колхозда эшкә чыга.

Озак та үтми Зәкәрия абый фронтка китә.Сугышта Зәкәрия абый Кашапов Брянск, Балтика буе фронтларында танк гаскәрләрендә механик йөртүче булып катнаша.Ул сугыш юлларын Орёл шәһәреннән башлап Германиядә тәмамлый.”Батырлык өчен”медаленә һәм башка бүләкләргә лаек була

Армия сафларыннан ул 1947 нче елда кайта һәм тракторчы булып эшли башлый.Зәкәрия абый 1949 нчы елда гаилә кора.Тормыш иптәше Рәхилә апа да комбайнчы булып эшли.Рәхилә апа да комбайнчылар курсларында укыган була.

Зәкәрия абый бер җирдә туган авылы Баланлы бүлекчәсендә генә эшли.Ул комбайнга 1958 нче елда утыра.Ел саен комбайнда эшләп зур уңышларга ирешә, алдынгы урыннар яулый.1965 нче елда урып-җыюда ирешкән уңышлары өчен “Урал”мотоциклы белән бүләкләнә.Ул еллар өчен бу бик зур бүләк.

Зәкәрия абый бөтен төр техникада да эшли торган була: тракторда, комбайнда, автомашинада да.Шуңа күрә дә аны универсал механизатор дип йөртәләр.

СССР Югары Советы Президиумы карары белән 1966 нчы елның 23 нче июнендә Зәкәрия абый Кашаповка Социалистик  Хезмәт Герое исеме бирелә.Зур исем алгач та, ул игенче хезмәтенә тугырылыклы булып кала.

Зәкәрия абый Кашапов 1983 нче елда лаеклы ялга чыга.2000 нче елда вафат була.

Мөслимдә яңа урамнарның берсе Социалистик Хезмәт Герое Зәкәрия абый Кашапов исемен йөртә.

Мин шундый авылдашым булу белән горурланам!

Рейтинг: +50 257 просмотров
Комментарии (27)

Культурный дневник школьника

Портал «Культурный дневник школьника» поможет тебе познакомиться с культурными событиями и объектами. Зарегистрировавшись на портале, поделись своими впечатлениями от посещений музеев, театров, выставок и библиотек. Присылай свои фотографии и рисунки. Познакомься с условиями и участвуй в конкурсе в номинациях: «Лучший культурный дневник школьника», «Самый культурный родитель».

Вход/Регистрация

Вход на сайт / Регистрация

Популярные статьи

Нет статей для отображения.

tatbook.ru