ГлавнаяМое хоббиПеснәгем.

Песнәгем.

9 декабря 2015 - Камиля Тагирова

Минем песнәгем.

   Алтын көз артыннан туган җиребезгә ап-ак карлары белән салкын кыш аяк басты. Быел кыш бик үзенчәлекле. Көннәр суытканнан суыта. Карлар да күп яуды.Кыш үз эшен онытмый. Ул ел саен тәрәзәләребезгә матур бизәкләр ясый.

        Мин тәрәзәдәге бизәкләргә сокланып карап тордым. Шул вакыт тәрәзәмә бер песнәк килеп кунды. Мин тиз генә киендем дә урамга чыктым. Көн бик салкын иде.Песнәк кунган тәрәзә янына килдем. Ул миннән куркып якындагы куакларга очып кунды. Анда берничә чыпчык нәрсәдер эзлиләр иде.Дөрестән дә, кошларга кышын азык табу бик кыен.Мин бу күренештән соң аларга ярдәм итәргә булдым. Үземнең теләгемне абыема әйттем. Ул минем теләгемне хуплады. Без кошларга ярдәм итү өчен җимлек ясарга булдык. Аның өчен такта, кадак, пычкы кирәк булды. Тырышып эшләү бушка китмәде, җимлек бик матур килеп чыкты. Мин җимлегемә симәнке, ипи валчыклары салдым да агачка элеп куйдым. Песнәгем озак көттермәде, җимлегемә килеп тә җитте. Бераз тукланып алгач ул юкка чыкты. Күп тә үтмәде яңадан күренде, ләкин ул үзе генә түгел иде. Аның белән берничә чыпчык та ияреп килгән. Алар җимлеккә төшәргә ашыкмадылар. Ә минем нәни дустым һәркөн җимлегемдә кунак булды.

            Кошларга ярдәм итә алуыма мин бик шатландым. 

Рейтинг: +1 127 просмотров
Комментарии (1)

tatbook.ru