ГлавнаяМое хоббиМинем яраткан шөгылем!

Век Татарстана

Минем яраткан шөгылем!

11 ноября 2015 - Руфина Шарифуллина

   Һәрбер кешенең үзе яраткан шөгыле була. Кемдер компьютер уеннары белән мавыга, кемдер төрле уенчыклар, маркалар җыю белән шөгыльләнә,ә кемдер музейларга, китапханәләргә, төрле истәлекле урыннар белән кызыксына.
  Ә мин нәрсә эшләргә яратам, нәрсә белән кызыксынам соң? Мин китап укырга яратам, ә иң яраткан шөгылем – спорт. Әлбәттә, спорт белән яшьләр һәм өлкәннәр бик теләп шөгыльләнә. Мин спорт турында барлык  яңалыклар белән танышып, телевизордан төрле уеннар, ярышларны карап барам.  Газета — журналлардан спортсменнар турында укыйм. 
    Мәктәптә физкультура дәресләрен бик көтеп алам. Без дәрестә  уеннар уйныйбыз, укытучыбыз төрле күнегүләр ясата. Минемчә ,һәрбер кеше үз сәламәтлеге турында кечкенәдә кайгыртырга, аны сакларга тиеш.
  Мин балалар бакчасына йөргән чактан ук тимераякта шуу белән кызыксынам. Әле бүгенгедәй хәтерлим, ничек итеп беренче тапкыр тимераякка басуымны һәм шул көннән башлап тимераякта шуу белән кызыксына башладым. Киләчәктә дә шушы шөгылемне фигурист һөнәре белән бәйләрмен дип уйлыйм.  

 

 

Рейтинг: +64 3098 просмотров
Комментарии (33)

Культурный дневник школьника

Портал «Культурный дневник школьника» поможет тебе познакомиться с культурными событиями и объектами. Зарегистрировавшись на портале, поделись своими впечатлениями от посещений музеев, театров, выставок и библиотек. Присылай свои фотографии и рисунки. Познакомься с условиями и участвуй в конкурсе в номинациях: «Лучший культурный дневник школьника», «Самый культурный родитель».

Вход/Регистрация

Вход на сайт / Регистрация

Популярные статьи

Нет статей для отображения.

tatbook.ru