ГлавнаяМое хоббиМенә минем бүләгем.

Сакла

Менә минем бүләгем.

9 декабря 2015 - Камиля Тагирова

Менә минем бүләгем.

Бүген мәктәптән мине

Әнием каршы алды.

Тиздән Кыш бабай килә

Бәйрәм дип шаккатырды.

 

Нинди бүләк алып килер

Икән миңа Кыш бабай.

Үзем дә бүләк әзерләргә

Тиеш буламын бугай.

 

Кәгазь, каләм алдым да

Шигырь язарга булдым.

Дусларыма бүләк булсын

Минем язган шигырем.

 

Шигыремне тиз генә

Әбиемә дә сөйләдем.

Яңа ел бәйрәме җиткәч

Кыш бабайга сөйләрмен.

Рейтинг: +1 207 просмотров
Комментарии (1)
Данис Ишмухаметов # 9 января 2016 в 23:32 0
лови+

tatbook.ru