ГлавнаяЛитератураСугыш ярасы

Сугыш ярасы

17 декабря 2015 - Ислам Ханов

Минем бабам Мөнәвир Абрар улы Кама-Тамагы районы Каратал авылыннан.Каратал авылы таулар арасына урнашкан.Ул якларны тау ягы дип тә йөртәләр, табигате дә бик матур.Авылны чыккач та, тау өстеннән бер-бер артлы тезелеп киткән чишмәләр агып яталар.

Менә шушы авылда, гүзәл табигать кочагында үсеп, чишмәләр чыңын тыңлап шигырьләр иҗат итүче Галимҗан абый Яруллин яши.Аның өч китабы басылып чыкты, соңгысы “Сугыш ярасы”дип атала.Ул китап Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан, сугыш кырларында ятып калган әтисе Зиннәтулла Ярулла улы кебек барча каһарманнарның якты истәлегенә багышланган.Мин Галимҗан абый Яруллинның “Сугыш ярасы”дигән шигырен язып үтәм:

Менәм диеп биек кыяларга

Ашыгырга бер дә ярамый.

Искә төшеп сугыш хәсрәтләре

Йөрәкләрне һаман яралый.

Сугыш, сугыш күпме кешеләрне

Алып китте якты дөньядан,

Очалмыйча егылып төшкән

Бөркет баласыдай оядан.

Егылдылар, тора алмадылар,

Агып бетте соңгы каннары.

Егылды ул туган иле өчен,

Ил буенча даны таралды.

Гөмер үткән саен тирән китә барды

Сугышларның авыр ярасы.

Оныта алмыйлар, сагыналар гына

Әтиләрен авыл баласы.

Сугыш, сугыш күпме әтиләрне

Алып китте илдән аерып,

Алып китте газиз әниләрнең

Очар канатларын каерып.

Очалмаган бөркет баласыдай

Очалмыйча калдык әтидән.

Кайтырлар дип өметләнгән идек,

Кайтмадылар шул ук китүдән.

Менәм диеп биек кыяларга

Ашыгырга бер дәярамый.

Искә төшеп сугыш хәсрәтләре

Йөрәкләрне һаман яралый.

Мин шундый эчтәлекле, матур шигырьләр иҗат итүче туганым булу белән горурланам!

Рейтинг: +49 277 просмотров
Комментарии (26)

tatbook.ru