ГлавнаяЛитератураКитап-белем чишмәсе

Век Татарстана

Китап-белем чишмәсе

14 декабря 2015 - айзат ибрагимов

Дөньяда китаптан башка яшәү мөмкин түгел, дип уйлыйм мин.Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз, чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган.Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизорда алыштыра алмый.Китап укып без белем алабыз, уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез.Китап геройларыннан үрнәк алабыз яки кайберләренә охшамаска тырышабыз.Үзем әле укый белмәгәндә, миңа китапларны әнием я әтием укыйлар иде.Ә аннары мин үзем укый башладым.Мәктәпкә укырга кергәч мәктәп китапханәсе минем өчен бер табыш булды.Тәнәфестә буш вакытымны китапханәдә  уздыра башладым.Мин бигрәктә Габдулла Тукай әсәрләрен яратып укыйм, чөнки аның һәр әсәрендә безгә үгет-нәсыйхәт, туган илгә, туган телгә мәхәббәт сүрәтләнә.Габдулла Тукайның аз вакыт эчендә шул кадәр күп әсәрләр язганына чын-чынлап сокланам.

Китап уку иң яхшы белем алу.

Китап дөньяны танып белергә ачкыч.

Китап ул кешенең уйларын чагылдыра торган сирәк могҗизаларның берсе.

Китап акыллы киңәшче һәм якын дус

.

Китап  иң акыллы киңәшчеләрнең берсе.

Мәктәбебез китапханәсе бик бай, анда керсәң дәрескә барасыңны да онытасың.Китапханәчебез Шайхуллин Ренат Марат улы һәрвакыт кызыклы бәйгеләр, татар язучылары белән очрашулар оештырып тора.Мин бу бәйгеләрдә бик теләп катнашам.Китап уку иң яхшы белем алу.Һәр кешенең үзенә охшаган бер китабы,әсәре була.Минем дә бар андый шигырем.Ул Габдулла Тукайның "Китап"шигыре.Ул анда шул кадәр китап укырга яратуны тирән мәгънәле итеп тасвирлый.Мин бу шигырне яттан өйрәнеп берничә бәйгедә катнаштым.Бу шигырь белән бәйгедә катнашуым да дусларыма китапны яратырга өндәү иде.

.

"Китап дөньясына сәяхәт"шәһәрара бәйгесендәдә катнашып икенче урынны яуладым.Анда бүләккә китаплар бирелгәч чиксез шатландым.Ул китапларда минем яратып укый торган китапларыма әйләнделәр.Алар мина якын, чөнки мин китап турында реклама ясап аларны алу бәхетенә ирештем.Китап-иң якын дус дигән сүзләр белән килешәм.

Китап кешегә үсәргә мөмкинлек бирә.Минем үземнең китап турындагы шигырьләргә, мәкәлләргә багышланган календарем бар.

 

Хәзерге заманда китап укуым белән горурланам һәм кечкенәдән китапка мәхәббәт тәрбияләгән әтием белән әниемә чиксез рәхмәтлемен.Китап хөрмәткә һәм кадергә лаек.

                                                                                

 

                                                                             

 

 

 

 

 

 

Рейтинг: +7 311 просмотров
Комментарии (1)

Культурный дневник школьника

Портал «Культурный дневник школьника» поможет тебе познакомиться с культурными событиями и объектами. Зарегистрировавшись на портале, поделись своими впечатлениями от посещений музеев, театров, выставок и библиотек. Присылай свои фотографии и рисунки. Познакомься с условиями и участвуй в конкурсе в номинациях: «Лучший культурный дневник школьника», «Самый культурный родитель».

Вход/Регистрация

Вход на сайт / Регистрация

Популярные статьи

Нет статей для отображения.

tatbook.ru