ГлавнаяКультурное путешествиеМинем тарихи сәяхәтем

Век Татарстана

Минем тарихи сәяхәтем

19 декабря 2015 - Cалават Идиятуллин

                                                                                            Тарихи сәяхәт

 

 Мин Минзәлә районы  Исәнгол авылында яшим, ә күрше Наратлы-Кичү авылында укыйм.  Минем  үземнең  тарихи сәяхәтем турында сөйлисем килә.

     Кызыклы сәяхәтемне үз мәктәбемнән башладым.   Безнең Наратлы- Кичү башлангыч  мәктәбендә  кечкенә музей бар. Монда борынгы әйберләр саклана. Анда күмер үтүге, керосин лампалары,  он или торган җилпуч, мичтән ипи чыгара торган агач ипи көрәге, күмер самовары, чабата һәм башка истәлекле әйберләр бар. Борынгы  бу әйберләр аша мин элекке кешеләрнең тормышы белән таныштым. Кызыксынуым артканнан-арта барды һәм мин сәяхәтемне Хуҗәмәт урта мәктәбе музеенда дәвам иттем. Бу музейда мин авыллар тарихлары, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар турында һәм башка күп әйберләр белән таныштым. Минем кызыксынуым моның белән генә бетмәде. Менә без   район үзәге  Минзәләдәге    “Туган якны өйрәнү” музеенда.   Чын сәяхәт булды бу!  Ниләр генә күрмәдем мин монда!   Туган як җәнлекләрен күрсәткән бүлек аеруча кызыклы булды. Безгә музейга сәяхәт бик ошады.

Рейтинг: +1 110 просмотров
Комментарии (1)

Культурный дневник школьника

Портал «Культурный дневник школьника» поможет тебе познакомиться с культурными событиями и объектами. Зарегистрировавшись на портале, поделись своими впечатлениями от посещений музеев, театров, выставок и библиотек. Присылай свои фотографии и рисунки. Познакомься с условиями и участвуй в конкурсе в номинациях: «Лучший культурный дневник школьника», «Самый культурный родитель».

tatbook.ru