ГлавнаяКультурное путешествиеӘнием белән авыл китапханәсенә бардык!

Век Татарстана

Әнием белән авыл китапханәсенә бардык!

10 ноября 2015 - Разиля Халиуллина

 

Атаба́й авылы, Лаеш районында.

География

Казан тимер юл станциясеннән 56 км көньяктарак, Куйбышев сусаклагычы буендагы пристань.

Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. 18-19 йөзнең 1 нче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, игенчелек, терлек үрчетү белән шөгыльләнә. 1859 елгы мәгълүматларга караганда, Атабайда мәчет була. 20 йөз башында монда 2 мәчет, мәктәп, 7 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 557,5 дисәтинә тәшкил итә. 1920 гә кадәр Казан губернасы Лаеш өязенең Саралан волостена керә. 1920 дән ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 нең 14 февраленнән — Лаеш, 1963 нең 1 февраленнән — Питрәч, 1965 нең 12 гыйнварыннан Лаеш районында.

Халкы

2010 елда 515 кеше (татарлар) яши. Халык саны: 1782 дә — 60 ир заты; 1859 да — 586, 1897 дә — 794, 1908 дә — 904, 1920 дә — 1032, 1926 да — 1183, 1938 дә — 1186, 1949 да — 911, 1970 тә — 902, 1979 да — 768, 1989 да — 694, 2002 дә — 581 кеше.

Икътисад

Халкының төп шөгыле — кошчылык.

Мәгариф

Урта мәктәп.

Мәдәният

Мәдәният йорты. Китапханә.

Археологик истәлекләр

Авыл янында Атабай торулыгы урыны саклана.

 Мин әнием белән китапханәгә бардым. Анда Халиуллина Роза Борис кызы эшли. Ул бик яхшы, уңган китапхәнәче. Килгән кешеләрне ачык йөз белән каршы ала, озатып кала! Мин анда гел йөрим. Төрле — төрле китаплар алам. Китапханәдә мин китаплар уку буенча беренче урында торам! Чөнки минем яраткан шөгылемдә китап уку!

Рейтинг: +11 121 просмотр
Комментарии (8)

Культурный дневник школьника

Портал «Культурный дневник школьника» поможет тебе познакомиться с культурными событиями и объектами. Зарегистрировавшись на портале, поделись своими впечатлениями от посещений музеев, театров, выставок и библиотек. Присылай свои фотографии и рисунки. Познакомься с условиями и участвуй в конкурсе в номинациях: «Лучший культурный дневник школьника», «Самый культурный родитель».

Вход/Регистрация

Вход на сайт / Регистрация

Популярные статьи

Нет статей для отображения.

tatbook.ru