ГлавнаяКультурное путешествиеҖәйнең могҗизалы бер көне.

Век Татарстана

Җәйнең могҗизалы бер көне.

29 октября 2015 - Альмир Мифтахов

                         Җәйнең могҗизалы бер көне.

     Җәйнең матур бер көнендә  миңа абыем белән Казан шәһәренә экскурсиягә барырга насыйп булды. Казанга безне  Су спорты төрләре буенча 16 нчы фина  дөнья чемпионатын ачу тантанасына “Пилигрим” тамашасын карарга алып бардылар. Анда искиткеч күңелле булды. “Пилигрим” шоу  әкият-сәяхәт кебек безне таң калдырды, позитив энергиягә, хыял очышына, төсләр, яктылык балкышына күмде. 10 мең кешелек зал  артистларны алкышлады! Җир шары, бөтен дөнья  сыйган “Татнефть-Арена”га! Артислар белән бергә без дә  төп герой Пилигримга ияреп, әле океан төпләренә төштек, әле диңгез дулкыннарында чайкалдык. Спектакльгә тирән мәгънә салынган. Боз мәйданы зу-ур бассейнга әверелгән. Синхрон йөзү осталары – суда, цирк гимнастлары – һавада, балет артислары сәхнәдә могҗизалар күрсәтте. Спектакль тәмамлангач безне ашханәгә алып бардылар. Ашханәдә оста куллы пешекчеләр тәмле ризыклары белән сыйладылар. Барысына да рәхмәтебезне әйтеп юлга кузгалдык. Өебезгә кайтып кергәндә караңгы төшкән иде инде. Истәлеккә үзебезгә биргән билетлар, фотографияләр һәм сувенирлар калды.  

Рейтинг: +40 203 просмотра
Комментарии (34)

Культурный дневник школьника

Портал «Культурный дневник школьника» поможет тебе познакомиться с культурными событиями и объектами. Зарегистрировавшись на портале, поделись своими впечатлениями от посещений музеев, театров, выставок и библиотек. Присылай свои фотографии и рисунки. Познакомься с условиями и участвуй в конкурсе в номинациях: «Лучший культурный дневник школьника», «Самый культурный родитель».

tatbook.ru