ГлавнаяКультурное путешествиеҖәйге истәлекләрем

Век Татарстана

Җәйге истәлекләрем

22 октября 2015 - Алсу Хабибуллина

         Җәй елның иң матур фасылы. Җәй көне мин гаиләм белән су коенырга йөрдем, урманга җиләккә бардым.Урман гаҗәеп матур, анда төрле-төрле чәчәкләр үсә, аллы-гөлле күбәләкләр оча, кошлар матур итеп сайрый.

         Быелга җәйге каникул вакытында минем күңелемдә иң истә калганы — башкалабыз Казанга экскурсия. Без анда 3 көн булдык. Экскурсиябезне Кремьдән башлап җибәрдек. Кремль Казанның үзәгендә урнашкан. Анда Сәембикә манарасын күрдек, Кол Шәриф мәчетенә кердек. Кремль янындагы милли музейда булдык, үзебезнең үткән тарихыбыз, гореф – гадәтләребез белән таныштык. Кремль яныннан киткәндә, герой шагыйребез Муса Җәлилгә куелган һәйкәл безне озатып калды.

         Икенче көнне ике яруслы автобуска утырып, Казан буенча сәяхәт иттек, борынгы шәһәребез тарихы белән тагы да ныграк таныштык. Шулай ук метрода, Бауман урамында йөрдек, бик күп истәлекле бүләкләр алдык. Ә өченче көнне Аквапаркта ял иттек.

         Казан шәһәре миңа бик тә ошады. Мин үз туган ягымны яратам һәм аның белән горурланам.

 

 

Рейтинг: +32 266 просмотров
Комментарии (22)

Культурный дневник школьника

Портал «Культурный дневник школьника» поможет тебе познакомиться с культурными событиями и объектами. Зарегистрировавшись на портале, поделись своими впечатлениями от посещений музеев, театров, выставок и библиотек. Присылай свои фотографии и рисунки. Познакомься с условиями и участвуй в конкурсе в номинациях: «Лучший культурный дневник школьника», «Самый культурный родитель».

Вход/Регистрация

Вход на сайт / Регистрация

Популярные статьи

Нет статей для отображения.

tatbook.ru