ГлавнаяКультурное путешествиеӘби патша каретасы

Век Татарстана

Әби патша каретасы

2 декабря 2015 - Ильвира Степанова

Казанның Бауман урамында бик зур һәм бик матур чуен карета бар. Аның төп нөсхәте Милли музейда кадерләп саклана.1767 елның язында, Россиянең көнчыгыш шәһәрләре белән танышырга дип, патшабикә Екатерина II Идел елгасы буйлап биш көнлек сәяхәткә чыга. Бу биш көн эчендә ул төрле шәһәрләрдә чиркәүләр, мөнастырьлар, халык оештырган бәйрәмнәр белән танышып йөри. Ул Казанга да килә. Екатерина IIне Казан халкының гаять кунакчыл һәм ачык күңелле булуы сокландыра. Патшабикә Казанда таштан мәчетләр салдырырга рөхсәт бирә. Шуңа күрә татарлар аны яратып "Әби патша"дип йөрткәннәр. Ул гына да түгел, бы вакыйгадан соң шәһәрдә заводлар, мәктәпләр, чиркәүләр төзелә башлый.

Патшабикә үзенең каретасын Казан архиепискобына бүләк итә. Карета 1896 елда гына Милли музейга тапшырыла. Франциядә эшләнгән ике урынлы бу каретаның озынлыгы — 6 метр, биеклеге — 2 метрга җитә. Ул мифологик сурәтләр белән бизәлгән. Күз алдыгызга гына китерегез: каретаның ясалуы 200 елдан артык вакыт үтеп киткән. 

Дусларым, Әби патша каретасын күрергә теләсәгез, Милли музейга барыгыз.

Рейтинг: +13 256 просмотров
Комментарии (34)

Культурный дневник школьника

Портал «Культурный дневник школьника» поможет тебе познакомиться с культурными событиями и объектами. Зарегистрировавшись на портале, поделись своими впечатлениями от посещений музеев, театров, выставок и библиотек. Присылай свои фотографии и рисунки. Познакомься с условиями и участвуй в конкурсе в номинациях: «Лучший культурный дневник школьника», «Самый культурный родитель».

Вход/Регистрация

Вход на сайт / Регистрация

Популярные статьи

Нет статей для отображения.

tatbook.ru