ГлавнаяУЧРЕЖДЕНИЯУчебные заведенияМуниципальное бюджетное общеобразовательное и дошкольное образовательное учреждение «Адаевская начальная школа-детский сад» Актанышского муниципального района Республики Татарстан

Чтобы зарегистрироваться в качестве КУЛЬТУРНЫЕ УЧРЕЖДЕНИЯ

1. Зарегистрироваться на портале  2. На 003003@mail.ru прислать заявку, укажите логин, емейл, род деятельности  3. После вы сможете стать пользователем - КУЛЬТУРНЫЕ УЧРЕЖДЕНИЯ

Поиск по разделу

Муниципальное бюджетное общеобразовательное и дошкольное образовательное учреждение «Адаевская начальная школа-детский сад» Актанышского муниципального района Республики Татарстан

Актанышский район, с.Адаев, ул. Советская, 94
Категории: Учебные заведения
Телефон: 7(855)-525-65-10 Телефон: 7(855)-525-65-10 — Актанышский район, с.Адаев, ул. Советская, 94

Авылнын өлкән кешеләре сөйләве буенча, Адай авылында 1909 нчы елны 4 класслы рус мәктәбе ачыла.Бу мәктәп белән Иманов Бәхтегәрәй житәкчелек итә.Ул 1908 нче елны Башкортстанның Златоуст гимназиясендә укып, белем алып кайта. Иманов Бәхегәрәй тумышы белэн Адай авылы кешесе.Авылдашлары арасында абруйлы,укымышлы һәм шул ук вакытта шактый дөнья күргән кеше була ул.Үз алдына авыл халкын агартуны,аң-белем бирүне максат итеп куя.Рус телендә башлангыч белем бирү турында хыяллана.Авылдаш- лары белэн киңәшләшкәннән соң,рөхсәт сорап,берничә тапкыр волостька бара һэм мәк- тәп ачуга ирешә. 1909 елның көзенә мәктәп бинасы төзелеп бетә һәм,беренче укытучы буларак,Иманов Бәхтегәрәй шул елны дәресләрне башлап җибәрә.Укучылар саны елдан-ел арта.Богады, Солтангол, Куян кебек ерактагы авыллардан,хәтта Башкортстаннан да бирегә укучылар килә башлый. Аның эше балалар укыту белән генә чикләнми,төрле яңалыклар турында авылдашла-ры белән фикер алыша.Ул үзендә әдәби китаплар туплаган була.Анын ярдәме белән авылда избач,ягъни кечкенә китапханә ачылган. 1912 нче елларда яңа зур мәктәп салына.12 укытучы була. 1918 нче елны авылда бик көчле ут чыга.Мәктәп тулысынча янып бетә,25 хуҗалык яна.Аклар.сәнәкчеләр сугышы булып үтә.Аклар Бәхтегәрәйнең атын алалар. Иманов Бәхтегэрәй 1919 елда февраль аенда каты авырудан үлә,2баласы ятим кала. Зур кызы Иманова Рауза 1911 елгы,Өфе шәһәрендә яшәп.,шунда вафат була.Кече кы- зы Иманова Гәмбәрия 1914 нче елгы,авылда 1994елда вафат була,авылда улы яши. Әтиләре үлгәч,бу гаиләгә хөкүмәт ярдәм итә.Балаларны Күҗәкә приютына (дет- дом) бирәләр,аннан Казанга озаталар.1921 нче елның гыйнварендә ачлык,тиф авыруы чыгып,Казаннан Әҗәкүл приютына кайтаралар.1922нче елда Адайга кайтаралар. Бәхтегәрәй Иманов киң карашлы,тирән мәгълүматка ия,укыту-тәрбия эшләрен оста оештыра белүче мөгаллим була.Күп еллар үткәч тә анын шәкертләре үзләрен зур юлга чыгарган остазларын олы хөрмәт һәм тирән ихтирам белән искә алалар,мең-мең рәх- мәтләрен әйтәләр. Иманов Бәхтегәрәйдә белем алып чыккан,тора-бара хезмәт юлында югары дәрәҗә- ләргә ирешкән Тимур Кручевнын берничә хаты истәлек булып район узәгендәге туган якны өйрәнү музеенда саклана.Аларнын берсе 1964 нче елның 23 августында язылган Хатта яңа уку елы башлану уңае белән барлык ата-аналарга,укытучыларга,укучыларга кайнар тәбрик сүзләре житкерелгән,яшь буынны тәрбияләүдә яңадан-яңа уңышларга ирешәчәкләренә тирән ышаныч белдерелгән: «Моннан 52 ел элек шушы мәктәптә белем ала башлаган авылдашыгызның ихлас теләге буларак кабул итегез минем сүзлэрне.Кызганычка каршы,сезнең бу күренекле тантанада үзем катнашып,әйтергә телэгэн сүзләремне телдән житкерә алмыйм.Монысы өчен гафу итегез.Мин ышанам:Адай мәктәбе коллективы үз данына тап төшермәс,танылган якташларына алмашка лаеклы яшьләрне тормышка әзерләп чыгарыр»,-дип яза Тимер ага… 1919 нчы елдан 1934 нче елга кадәр мәктәп итеп кеше йортлары файдаланыла. Атнагулов Гайнел,Минлебаев Абуталип,Галиев Мөхәммәтдин,Габдрахим,Арслан,Гәрәев Сабир өйләрендә укыталар. Иманов Бәхтегәрәй үлгәч,1922-24 елларда туганы Фатих Иманов укыта.Ул үзе дә Иманов Бәхтегәрәй укучысы була. 1924-1934 нче елларда шулай ук туганы Иманов Зөфәр һәм Әсатова Зәйтүнә балаларга туган телдә белем бирәләр. 1934 нче елда Адайда Гәрәев Сабирның өен мәктәп итеп салалар,үзен сөргенгә җибә- рәләр,йорты башланыч мәктәп була.1941 елга кадәр бу мәктәп белән Богданов Әхәт житәкчелек итә.Бөек Ватан сугышы башлангач,ул сугышка шушы авылдан китә. 1948 нче елда мөдир булып,авылга Бәхтиева Кәримә Бәхти кызы килә.Ул 1958 нче елга кадәр башлангыч классларда укыта,аннан соң лаеклы ялга чыкканчы интернатта тәрбия- че булып эшли. 1950 нче елда Адай башлангыч мәктәбе җидееллык итеп үзгәртелә.Мәктәп директоры булып Хисаметдинов Фазыл Хисаметдин улы эшли башлый. Ул1919 елда Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылында крестьян гаиләсендә туган. Бик яшьтән ятим кала,башта әбисе,аннан соң Минзәлә балалар йортында тәрбияләнә. Башта рус мәктәбендә 6нчы класска кадәр,аннан соң татар мәктәбенең 7нче классына ка- дәр укый.Соңыннан Казан җир төзү техникумында белем ала,аны 1938 елда тәмамлый. !938-1936 нчы уку елында Уръяды җидееллык мәктәбендә укытучылык хезмәтен башлап җибәрә.Икенче елны бирегә яшьтәше-Качкын авылы кызыНаҗия эшкә килә.1940 нчы ел- ны яшьләр гаилә коралар.Шушы елга кадәр Фазыл ага Уръядыда укыта. Бөек Ватан сугышына катнаша,каты яраланып,армиядән демоблизацияләнеп кайткач Сәфәр,Зөбәер авылларында укыта. 1950елда ТАССР Мәгариф Халык комиссариаты белән яңа ачылаган Адай җидеел- лык мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Ул вакытта мәктәп җимерек хәлдә булган,хәтта ихатасы да булмый,мәктәпнең мате- риаль-техник базасы юк дәрәждә була.Шундый авыр шартларда укытучылар коллективы зур тырышлык белән эшли башлый.Биология укытучысы Фәррахова Наҗия Фәррах кызы житәкчелегендә мәктәп яны тәҗрибә участогы булдырыла,алма агачлары утыртыла. 1954 нче елда бик зур булмаса да,мәктәп бинасы салына.Мәктәпнең материаль-техник базасы яхшыра.Укучыларнын өлгереше күтәрелә,ата-аналарнын мәктәпкә карашы яхшы якка үзгәрә. Ул чорларда мәктәптә белем биргән укытучылар:Атнагулов Марс,Закирова Сания,Талипова Мөҗәллия,Кадыйрова Флүрә,Фәррахова Наҗия,Павлова Мария,Усманова Лена,Князева Анна,Атнаголов Марс,Бәхтиева Кәримә,Павлова Мария,Шадиминова Вәзилә. 1957 нче елда мәктәп директоры булып,үз эшенә чын күңелдән бирелгән,оста оештыру- чы,алга омтылучы,яхшы укытучы һәм тәрбияче Әгъзамов Мулланур Әгъзам улы билгеләнә Ул Актаныш районы Чуракай авылы егете,17 яше тулар-тулмас Минзәлә педагогия учи- лищесының икенче курсыннан сугышка китә. 1950 нче елда сугыштан кайткач,педагогик хезмәтен башлап җибәрә.Ул-бик күп сугыш- чан медальләр һәм 2нче,3нче дәрәҗә Дан,Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры. Әгъзамов Мулланур Әгъзам улы 17 ел Адай мәктәбендә директор булып эшли.Адай мәктәбен бөтен республикага үрнәк итә,һәм укыту- тәрбия өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Хезмәт Кызыл Байрак орденына лаек була,мәктәп республика күләмендә “Школьник” киноаппараты һәм В.И.Ленин бюсте белән бүләкләнә. Бу елларда башлангыч классларда 1-3 класста Кадыйрова Флүрә Имам кызы,2-4 класста Князева Анна Князевна,5-8 классларда рус телен Айрат Габидовский Гали улы,татар телен Ганиева Факия Гани кызы,тарихтан Әгъзамов Мулланур Әгъзам улы,география,биология, химиядән Усманова Лена Суфиян кызы,хезмәт,физкультуралардан Вәлиев Әскать Вәли улы укытты.Мәктәптә 106 бала укыды.Бәхтиева Кәримә,Михайлова Сара апалар интернатта тәрбия челәр булып эшләделәр,чөнки ул елларда курше Югары һәм Түбән Уръяды,Үмәнәй авыллары балалары да Адай мәктәбенә киләләр иде. 1961 нче елда жидееллык мәктәп сигезьеллык итеп үзгәртелә. Шушы елда Алабуга дәүләт пединститутын тәмамлаган Пучы авылы кызы,математика укытучысы Әхмәдуллина Фәния мәктәпнең завучы итеп билгеләнә.Ул 1986 нчы елга кадәр мәктәптә математика фәнен укыта. Аннан соңгы елларда укучылар саны шактый артты.Мәктәптә иң күбе 306 бала укыган ел 1970 нче елда булды,ике сменалы укыту оештырылды.Соңгы елларда укытучылар коллективы яшь кадрлар белән тулыланды.1970-71 уку елыннан 4 класслар аерым предметлап укытуга күчтеләр.Шуңа ярашлы рәвештә укыту өчен яна программалар кертелде.Мәктәпнен материаль-техник базасы ныгыды.Техник чаралар куллану,программалаштырып укыту нәтиҗәсендә укучыларның белем дәрәҗәләре кү- тәрелде. 1974нче елда Әгъзамов Мулланур Әгъзам улы Тукай районының Түбән Суыксу мәктәбенә директор булып китә.Шушы елдан Адай мәктәбендә белем алган Кәримов Зинфир Мирзаян улы эстафетаны ала. Кәримов Зинфир Мирзаян улы – киң эрудицияле,югары профессиональ әзерлекле,тиешле фәнни теоретик һәм методик белемгә ия булган иптәш.Ул 1964 нче елда Минзәлә педагогия училищесен тәмамлап,туган авылында – Адайда математика укытучысы булып эшли башлый. 1965 –1968 нче елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кабат авылына кайта,Казан педагогия институтының тарих факультетена читтән торып укырга керә. Кәримов Зинфир 40 ел инде мәктәптә директорлык вазыйфаларын башкара.Эш дәверендә үзен таләпчән, җитди,игътибарлы,коллектив фикере белән исәпләшүчән директор итеп таныта. Бердәм укытучылар коллективын туплауга ирешә.Идарә эшендә коллективка таяна. Мәктәп һәр елны тулы өлгереш бирә,уку сыйфаты 50-60 % тәшкил итә.Хезмәттәге уңышлары өчен ул Татарстан мәгарифе һәм Россия Федерациясенең Мактау грамоталарына лаек була. Адай авылы мәктәбе – гаҗәеп талантлы, күренекле кешеләргә белем биргән мәктәп ул. Гали Иманов – КПСС райкомының 1 секретаре , райбашкарма рәисе; Тимергали Кручев – ВЛКСМ Үзәк Комитеты хезмәткәре, СССР Халык Комиссариатының электротехника сәнәгате баш идарәсе башлыгы урынбасары, подполковник; Айрат Габидовский – галим; Зөфәр Иманов- Социалистик Хезмәт Герое; Асаф Вәлиев – Татарстанның халык артисты,җырчы;Рөстәм Вәлиев- физика-математика фәннәре кандидаты, доцент; Арсланов Разак – Ленин ордены кавалеры; Хәйретдинов Равил- селекция өлкәсендә Татарстанның танылган галиме;Рифкат Закиров- шагыйрь;Солтан Шиһапов – җырчы; Альберт Хәмидуллин , Рәшит Гайнетдинов – Татарстанның атказанган табиблары; Ирек Атнаголов – Татарстанның атказанган юристы; Сабиров Мөхәммәт- нур – Татарстанның атказанган мал табибы; һ.б

  • Кто здесь был?
  • Пока никто не отметился
Отзывы (0)

Нет отзывов. Ваш будет первым!