![]() |
Добавил:
Камиль Аглямзянов
Категории:
Учебные заведения
Телефон: 7(855)-513-30-23
Телефон: 7(855)-513-30-23
—
Агрызский район, c.Утяганово, ул. Школьная, 3
E-Mail: utyagan53@mail.ru
Бөек Октябрь Социалистик революциясеннән соң Үтәгән авылында бер урында гына укыту өчен мәктәп зданиесе булмый. Ул чорда эшләүче укытучы иптәшләргә балаларны төрле кеше йортларында, авыр шартларда укытырга, революциядән соң булган үзгәрешләрне, яңалыкларны кертүдә бик күп көч куярга туры килә. 1917 – 1937 нче елларны Үтәгән авылында башлангыч мәктәп эшли. 1927 – 1928 нче уку елында бер урында аерым бинада башлангыч мәктәп ачыла. Ул Җәлилов Хәлил исеме белән бәйле. 1934 – 1935 нче уку елына Үтәгән авылында ул чор өчен зур итеп агачтан мәктәп салына. 1937 –1938 нче уку елыннан башлангыч мәктәп җидееллык мәктәп итеп үзгәртелә һәм 1940 – 1941 нче уку елында беренче чыгарылыш булып 36 укучы мәктәпне тәмамлап чыга. Үзгәрешләр мәгариф системасында да еш булып тора. 1958 – 1960 нче уку елларында Үтәгән мәктәбе башлангыч мәктәп итеп калдырыла, ә Иске Сләк башлангыч мәктәбе җидееллык мәктәпкә әйләнә. Мәҗбүри сигезьеллык белем бирү кертелү уңае белән, Үтәгән башлангыч мәктәбе 1960 – 1961 нче уку елында сигезьеллык мәктәп итеп үзгәртелә. 1960 – 1977 нче уку елларында анда Үтәгән һәм Иске Сләк авылы балалары белем ала. 1977 – 1978 нче уку елыннан башлап Үтәгән сигезьеллык мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртелә һәм 1978 – 1979 нчы уку елында 56 бала Үтәгән урта мәктәбенең беренче чыгарылышы буларак мәктәпне тәмамлап чыга. 2011-2012 нче уку елыннан Үтәгән башлангыч мәктәбе булып калды. 2015-2016 нчы уку елыннан "Үтәгән башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы" итеп үзгәртелде. Бүгенге көндә 1 класс-комплект, 1 кабинет, 4 урынлы компьютер классы,, спорт залы һәм мәйданчыгы, 0,8 га мәйданлы мәктәп яны участогы бар.
|
Нет отзывов. Ваш будет первым!