ГлавнаяКУЛЬТУРНЫЕ УЧРЕЖДЕНИЯУчебные заведенияМБОУ «Шемяковская основная общеобразовательная школа» Мамадышского района

Чтобы зарегистрироваться в качестве КУЛЬТУРНЫЕ УЧРЕЖДЕНИЯ

1. Зарегистрироваться на портале  2. На 003003@mail.ru прислать заявку, укажите логин, емейл, род деятельности  3. После вы сможете стать пользователем - КУЛЬТУРНЫЕ УЧРЕЖДЕНИЯ

Поиск по разделу

МБОУ «Шемяковская основная общеобразовательная школа» Мамадышского района

д.Шемяк,Мамадышский район, ул. Г. Тукая, 63
Категории: Учебные заведения
Телефон: 8(88563)2-68-13 Телефон: 8(88563)2-68-13 — д.Шемяк,Мамадышский район, ул. Г. Тукая, 63

1911 елның җәендә  Нигъматулла бай Шәмәк мәктәбенә нигез салдыра.

   Авылның  мөхтәрәм  карты  Гыйлаҗ  абзый:

   - 1911  елның  җәендә  Нигъмәтулла  абзый  авылга  күнакка  кайтып  төште.  Зираттагы  эшнең  барышы  кызыксындыра  иде  аны.  Андагы  эшчеләр  белән  дустанә  сөйләшеп  утырды.  Саубуллашып  киткәндә  һәр  эшчегә  унар  сумлык  берәр  алтын  акча  буләк  итеп  бирде.  Ул  вакытта  бер  ат  5  сум  тора  иде, -дип  сөйләгән.

   Нигъмәтулла  абзый  шул  җәйдә  авыл  мәчетенең  түбәсен  калай  белән  яптыра,  идәнен  буята,  идәнгә  җәю  өчен  кыйммәтле  палас  алып  бирә.  Аның  иң  зур  хыялларыннан  берсе – авыл  балаларына  дөньяви  гыйлем  бирә торган  җәдит  мәдрәсәсен  салдыру  була.  Бу  эшне  башлау  өчен  ул  Зариф  абзыйга  акча  җибәрә.  Мәдрәсәне  төзу  эшләре  башлана.

   Ниһаять  мәдрәсә  1916  елда  төзелеп  бетә.  Шул  елның  көзендә  мәдрәсәдә  укулар  башланып  китә. 

    Октябрь  революциясеннән  соң  бу  мәктәп  бинасында  икенче  баскыч – эш  мәктәбе  ачыла.  Мәктәптә  Кукмара,  Саба  районнарыннан  да  балалар  килеп  укып  йөргәннәр.  Биредә  якташыбыз,  күренекле  әдип  Шәйхи  Маннур  Тулбайдан килеп укыган.

1934 нче  елны   Тәкәнеш авылындагы   күмәк  хуҗалык  яшьләре  мәктәбен  Шәмәккә  күчерәләр.  Соңыннан  аны  ТБУМ  дип  атап  йөртәләр. 

     Ул  елларда  укытучының  абруе  зур,  аларның  үзләрен  тотышы   ихтирамга  лаек  иде.  Халык  аларны  фәрештә  кебек  күргән.

   1987 нче елда Шәмәк башлангыч мәктәбендә зур реконструкция  эшләре башкарылды ,    мәктәп сигезьеллык итеп үзгәртелде.

  • Кто здесь был?
  • Пока никто не отметился
Отзывы (0)

Нет отзывов. Ваш будет первым!

tatbook.ru