ГлавнаяКУЛЬТУРНЫЕ УЧРЕЖДЕНИЯУчебные заведенияМБОУ «Малокирменская основная общеобразовательная школа» Мамадышского района

Чтобы зарегистрироваться в качестве КУЛЬТУРНЫЕ УЧРЕЖДЕНИЯ

1. Зарегистрироваться на портале  2. На 003003@mail.ru прислать заявку, укажите логин, емейл, род деятельности  3. После вы сможете стать пользователем - КУЛЬТУРНЫЕ УЧРЕЖДЕНИЯ

Поиск по разделу

МБОУ «Малокирменская основная общеобразовательная школа» Мамадышского района

с.Малые Кирмени,Мамадышский район, ул. Г. Нигматуллина, 31
Категории: Учебные заведения
Телефон: 8(85563)2-96-31 Телефон: 8(85563)2-96-31 — с.Малые Кирмени,Мамадышский район, ул. Г. Нигматуллина, 31

Кече Кирмән урта мәктәбе төбәктә иң борынгылардан санала.

        Революциягә кадәрге волость конторы мәктәп булып хезмәт итә. Анда Кече Кирмән, Норма авылы балалары укыган. Ике авыл балаларын укытуны 2 укытучы башкарган. Абдуллин Зиннур һәм Афзалетдинова Зәйнәп.Укучыларның яше төрле: 8 яшьтән 20-21 яшькә кадәр. Бу башлангыч мәктәп булып, 4 класс күләмендә белем бирүгә исәпләнгән була. Уку гарәп хәрефләре белән алып барыла.

        1929- 30 нчы уку елына Кече Кирмәндә аерым һәм Нормада аерым мәктәпләр эшли башлый.

      1930-31 нче елны гомуми мәҗбүри башлангыч белем турында закон кабул ителә.Мәктәбебез Октябрь инкыйлабыннан соң 2 класслы була.Уку биналары Кәҗә баткан күпер өстендәге мәчеттә, Исмәгыйль бай өендә һәм тимерче Камал йортларында алып барыла. Укулар латин әлифбасы нигезендә була.

       1931-32 нче уку елында мәктәпкә мөдир булып Ясәвиев Нәҗип абый килә. Ул вакытта мәктәпнең тәҗрибә участогы оештырыла.

        1932-33 нче уку елында Исмәгыйль бай өен, Хәйдәр кладовоен, мәчетләрне бергә берләштереп 2 катлы мәктәп салганнар.Ул вакытта 5,6 класслар 2 шәр класс булган.

         Кече Кирмәндә җидееллык мәктәп 1935-36 нчы уку елында ачыла. Аның беренче директоры Смирнов Степан Степанович була. 1936-37 нче уку елында гомуми мәҗбүри җидееллык белем турында СССР Халык Комиссарлары Советының карары кабул ителә. Шушы елдан башлап бу закон тулысынча тормышка ашырыла башлый.

             1980 нче елда яңа мәктәп ачыла.

              1961 нче елдан сигезьеллык һәм 1979 нчы елда урта мәктәпкә әверелә.

              Бүгенге көндә 2 катлы барлык уңайлыклары булган мәктәптә 3 авыл балалары белем ала. 

  • Кто здесь был?
  • Пока никто не отметился
Отзывы (0)

Нет отзывов. Ваш будет первым!

ШКОЛЬНАЯ ЭЛЕКТРОННАЯ ЭНЦИКЛОПЕДИЯ