ГлавнаяКУЛЬТУРНЫЕ УЧРЕЖДЕНИЯУчебные заведенияМБОУ «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района

Чтобы зарегистрироваться в качестве КУЛЬТУРНЫЕ УЧРЕЖДЕНИЯ

1. Зарегистрироваться на портале  2. На 003003@mail.ru прислать заявку, укажите логин, емейл, род деятельности  3. После вы сможете стать пользователем - КУЛЬТУРНЫЕ УЧРЕЖДЕНИЯ

Поиск по разделу

МБОУ «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района

д. Кошлауч,Арский район, ул. Тукая, 1
Категории: Учебные заведения
Телефон: 7(843)-665-03-07 Телефон: 7(843)-665-03-07 — д. Кошлауч,Арский район, ул. Тукая, 1

Кушлавыч авылы өчен 2000 ел бик куанычлы булды. Әлеге елны Арча муниципаль районы Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе ачылды... Бу вакыттан бирле инде мәктәбебез күпме укучыларны гына да зур тормыш юлына чыгарды.
    Мәктәп заман таләпләренә бар яктан да җавап бирә. Аның зур, иркен спортзалы, ашханәсе, барлык уңайлыклары булган класс-кабинетлары бар. Сыйныф бүлмәләрендә укучыларга белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Фәннәр буенча укытучыларның иҗат лабораторияләре дә искиткеч бай. Китапханә укучыларны дәреслек белән тәэмин итеп тора.  Мәктәнең спортзалы зурлыгы буенча гына да районда беренче бишлектә. Анда заман таләпләренә җавап бирерлек барлык уңайлыклар да бар. Спортзалыбызда район буенча үткәрелгән зона ярышлары да еш үткәрелә.
    Мәктәпнең спорт мәйданчыгы, яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы бар. Ашханәбездә көн саен укучылар өчен кайнар ризык пешә. Ашханәдә үзебез үстергән яшелчәләрдән төрле салатлар, кайнатмалар әзерләнә. 
    Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбендә уку укыту өчен барлык шартлар да тудырылган. Узган уку елы азагында укытучыларыбызга ноутбуклар бирелде. Агымдагы җәйдә барлык ноутбуклар да WiFi аркылы интернет челтәренә тоташтырылды. Хәзер һәр кабинетта интернетка иркен чыгып була. Укучылар да мондый үзгәрешләрне бик уңай кабул иттеләр.
 

  • Кто здесь был?
  • Пока никто не отметился
Отзывы (0)

Нет отзывов. Ваш будет первым!

ШКОЛЬНАЯ ЭЛЕКТРОННАЯ ЭНЦИКЛОПЕДИЯ