ГлавнаяУЧРЕЖДЕНИЯ КУЛЬТУРЫУчебные заведенияМБОУ "Гимназия с. Большой Сардек" Кукморского района

Чтобы зарегистрироваться в качестве КУЛЬТУРНЫЕ УЧРЕЖДЕНИЯ

1. Зарегистрироваться на портале  2. На 003003@mail.ru прислать заявку, укажите логин, емейл, род деятельности  3. После вы сможете стать пользователем - КУЛЬТУРНЫЕ УЧРЕЖДЕНИЯ

МБОУ "Гимназия с. Большой Сардек" Кукморского района

с.Большой Сардек,Кукморский район, ул. Школьная, 11
Категории: Учебные заведения
Телефон: 8(84364)2-45-83 Телефон: 8(84364)2-45-83 — с.Большой Сардек,Кукморский район, ул. Школьная, 11

          1913 нче ел. Зур Сәрдек авылында ачылган беренче мәктәп рус- татар мәктәбе була. Мәктәпнең шул еллардагы укучыларының истәлекләреннән күренгәнчә, мәктәпкә укучылар туплау җиңел булмаган. Укырга мулланың рөхсәте белән генә керергә мөмкин була. Мулла исә берничә ел дин сабагы укыгач кына балаларга русча укырга рөхсәт итә. Мәктәпнең беренче ачылган елларында кызларны укытмыйлар. Мәктәпкә укытучы итеп татар мәгърифәтчесе, “Интернационал” һәм “Марсельеза” җырларын татарчага тәрҗемә итүче шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй җибәрелә.

            Зур Сәрдек авылында беренче совет мәктәбе 1918 нче елда ачыла. Аның беренче укытучысы Малмыждан килгән яшь кыз Хисамиева Хәдичә була. Ул Нуриев Фазлыйәхмәт йортында балалар укыта башлый.

             1941 нче елны Бөек Ватан сугышы башлану белән Гыйләҗев Шиһаб фронтка китә, аның урынын Хөсәенов Билал Хөсәен улы алыштыра. 1942 нче елда Хөсәенов Б.Х. мобилизацияләнгәч, Шәмәрдән авылыннан Шәрәфиев Кәбир директор итеп билгеләнә. 1943- 44 нче елларда мәктәп директоры булып Мәгъсүм Закиров эшли. 1944 нче елдан директор итеп сугыштан яраланып кайткан Рәхим Гобәйдуллин билгеләнә. Ул 1946 нчы елда Ядегәр мәктәбенә күчерелгәч, мәктәп директоры итеп Хөсәенов Билал Хөсәен улы куела.

          1949 нчы елда гына мәктәп коллективы көче белән колхозга 70 га борчак һәм 40 га бәрәңге казып бирелә, төнге сменада колхоз ындырында ашлык сугу, ашлык чистарту эше алып барыла.

          1950 нче елның сентябреннән башлап Зур Сәрдек мәктәбе урта мәктәп итеп оештырыла. 

           1973 нче елда мәктәпнең яңа бинасы ачылу мәктәп тарихында гына түгел, бу төбәк тарихында да әһәмиятле вакыйга булды. 640 урынга исәпләнгән мәктәпне ачуда ул вакыттагы “Коммунизмга” колхозы рәисе, Социалистик Хезмәт Герое Шакиров К.Ф. хезмәте зур булды. Мәктәп бинасы эксплуатациягә тапшырылганнан соң “Мәктәпнең 3 ел ремонтсыз эшләвенә ирешик!” дигән девиз астында эш башлана. Шуның нәтиҗәсендә милеккә сакчыл караш арта. Мәктәп 10 ел дәвамында нинди дә булса зур ремонтсыз эшли алды.

          Мәктәп директоры Сабитов З.И. укучыларга эстетик тәрбия бирүгә күп игътибар бирүче директор була. Мәктәптә 1000 нән артык бүлмә гөле үстерелә. Үткәрелә торган бәйрәм һәм кичәләрдә- Көзге бал, Яңа ел, иҗат кешеләре белән очрашуларда- укучыларда эстетик зәвык тәрбияләүгә игътибар ителә. Мәктәпнең крайны өйрәнү музееның да укучыларны тәрбияләүдә роле зур.

         Бу еллар укучыларга хезмәт тәрбиясе һәм профессиональ юнәлеш бирүдә югары күтәрелешкә ирешкән еллар. Мәктәпнең 4,4 га мәйданны биләгән өйрәнү- тәҗрибә участогы чын мәгънәсендә җитештерүчән хезмәт урынына әйләнде. Бу юнәлештә укучыларның производство бригадасы зур эш башкарды. УПБ белән 1969- 1986 нчы елларда Нуриев Мөхәррәм Габдрахман улы җитәкчелек итте.

          1978 нче елдан башлап мәктәп Казан дәүләт педагогика университетының база мәктәбе булып тора. Институтның тарих –филология факультеты студентлары биредә ел саен педагогик практика үтәләр.

           1983 нче елда, республикада беренчеләрдән булып, мәктәпнең иҗади отчеты үткәрелә. Районның мәктәп җитәкчеләре, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, күрше Саба, Балтач районыннан килгән кунаклар ачык дәресләрдә, класстан тыш чараларда булганнан соң мәктәпнең эшчәнлегенә зур бәя бирәләр.

             1998- 1999 нчы уку елыннан мәктәп- лицей гимназия итеп үзгәртелә. 

 

  • Кто здесь был?
  • Пока никто не отметился
Отзывы (0)

Нет отзывов. Ваш будет первым!

tatbook.ru