ГлавнаяКонкурс «Каникулы с пользой»31 март көнне Сарман районы Колмәт авылында Нәүрүз бәйрәме үткәрдек

31 март көнне Сарман районы Колмәт авылында Нәүрүз бәйрәме үткәрдек

22 апреля 2018 - gulnazik595@gmail.com

Алдагы көндә каникулга кайткан дусларым  белән өйдән — өйгә кереп такмаклар, теләкләр әйтә — әйтә Нәүрүз бәйрәменә ярма, май, йомырка, чәйгә тәм — томнар җыеп йөрдек. Мул куллы хуҗабикәләргә барчабызга чын күңелдән рәхмәт әйттеләр. Бәйрәмгә килүче кунакларны Шайхразиева Дания ап кайнар коймаклар пешереп каршы алып торды. Авылыбызның ир — егетләре учак ягып казанда ботка пешерделәр, күмер самаварында чәй кайнаттылар. Ә без рәхәтләнеп төрле хәрәкәтле уеннарда, эстафеталарда көч сынаштык, күңел ачтык. Соңыннан барыбыз да тәмле боткадан авыз иттек, коймак, күчтәнәчләр белән чәй эчтек. Ә ак яулыклы әбиләребез илгә иминлек теләделәр.

Рейтинг: 0 34 просмотра
Комментарии (0)

Нет комментариев. Ваш будет первым!

tatbook.ru