Сугыш чоры баласы

Автор
Опубликовано: 652 дня назад (12 декабря 2019)
+20
Голосов: 20
Сугыш чоры баласы

Минем әбием Варина Земфира - сугыш чоры баласы.
Сабый чакта ук ятим калган, “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәгән, бәхетле балачакларын сугыш урлаган авылдашларыбыз. Без аларны сугыш чоры балалары дип йөртәбез. Бик яшь килеш коточкыч сугышның ачы хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган сабыр йөрәкләр шул алар. Аларның кайберләре әтиләрен бер күргәндер. Кайберләре, кечкенә булу сәбәпле, атасының йөзен дә хәтерләмидер, ә кайберләре әтиләре һәлак булганда хәтта тумаган да булгандыр... Алар ана назын да бик аз татыган, чөнки бөтен тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар җилкәсендә булган бит.

Әйе, сугыш сабыйларга да ир-егетләр җаваплыгы салган. Бераз кул арасына керә башлаган малайлар, кызлар өлкәннәр белән беррәттән хезмәт иткән. Сугыш гарасаты тынганнан соң байтак еллар үтсә дә, аларның югалту ачылары бик ачы, яралары hаман ачык, күз яшьләре бик кайнар әле… Без тарих итеп тыңлаган хикәятләр дә аларның үз башларыннан үткән хатирә бит.


Чабатада тездән суга батып,
Язгы чәчү җитәр алдыннан
Чыгып киткән икән симәнәгә
Хатын-кызлар безнең авлдан.


Сыерлары юлда ятып калган,
Җилкәләргә күчкән симәнә.
Бу турыда сөйләгәндә
Әнкәй hаман елап җибәрә.


Кырык-илле чакрым язгы суда
Кайталмасаң, илең ач кала.
Хатыннарда тик бер генә хәсрәт
Һәр йорт саен көтә ач бала.
Сугыш чоры баласы
7 просмотров
Комментарии (12)
Булат Шаймухаметов # 12 декабря 2019 в 22:03 0
Афарин, Диләфрүз
Диляфруз Варина # 13 декабря 2019 в 06:47 0
РӘХМӘТ
Амина Бикмаметова # 12 декабря 2019 в 22:46 0
Молодец! +
Диляфруз Варина # 13 декабря 2019 в 06:47 0
спасибо большое
Булат Низамов # 13 декабря 2019 в 06:55 0
Молодец, здорово!
Диляфруз Варина # 13 декабря 2019 в 07:49 0
спасибо
Регина Галиуллина # 13 декабря 2019 в 07:47 0
молодец
Диляфруз Варина # 13 декабря 2019 в 07:49 0
спасибо
Гадел Газизов # 13 декабря 2019 в 07:59 0
интересный блог
Киселева Арина # 14 декабря 2019 в 09:17 0
Замечательный блог! +
Елена Абраконова # 16 декабря 2019 в 21:55 0
Здорово! Молодец!
Елена Абраконова # 16 декабря 2019 в 21:56 0
Классно!

ШКОЛЬНАЯ ЭЛЕКТРОННАЯ ЭНЦИКЛОПЕДИЯ