Ил һәм Татарстан халкы белән берлектә Актаныш районы халкы да җиңү көннәрен якынайту өчен сугыш вакытының катгый таләпләренә буйсынып яши. Безнең районыннан сугышка 13 меңнән артык кеше китә, аларның яртысыннан артыгы яу кырларында башларын сала. Авыр сугыш авыл халкына көн дә кайгы китерә тора. Фронтта батырларча сугышкан уллары үлеп, аларның үлү хәбәре килгән фронтовик гаиләләрендә гомерлек кайгы, ачы хәсрәт хөкем сөрә.-Сугыштан килгән хатларны бергәләшеп укый идек. Исәннәр өчен шатланып, публик хатлары алучылар белән бергә кайгыра идек. Ә андый хатлар авылга бик күп килде,- дип искә алалар әбием.- Без авыз тутырып “әти” дип әйтә алмадык, - диләр күз яшьләрен яшермичә.