ГлавнаяБЛОГИЗдраствуйте это Я Марьям Андреева.Арча районы буйлап сэяхать

ШКОЛЬНАЯ ЭЛЕКТРОННАЯ ЭНЦИКЛОПЕДИЯ верх

Новые записи
Ахметова Лиана
Музей в п. Лесхоз Сабинского района. 1 часть.
сегодня в 11:05 - Ахметова Лиана 1 0
День Матери.
День Матери.
сегодня в 10:12 - Виктория Созонова 0 0
Марина Быковская
Благовещенский собор
сегодня в 09:53 - Марина Быковская 2 +1
День флага РТ.
День флага РТ.
сегодня в 09:44 - Виктория Созонова 1 +1
Дом Ушковой
Дом Ушковой
сегодня в 09:27 - Азалия Гайнуллина 2 +3
Башня Сююмбике
Башня Сююмбике
сегодня в 09:25 - Азалия Гайнуллина 3 +3
Парк Победы в селе Шемордан
Парк Победы в селе Шемордан
сегодня в 08:22 - Марьям Андреева 5 +4
День матери
День матери
вчера в 23:27 - Марьям Садрутдинова 4 +4
Старинные здания древнего медресе
Старинные здания древнего медресе
вчера в 23:09 - Марьям Садрутдинова 3 +3
Скульптурная композиция на территории Апастовского краеведческого музея
Скульптурная композиция на территории Апастовского краеведческого...
вчера в 22:48 - Диля Галлямова 5 +3
Музей изо-рт.
Музей изо-рт.
вчера в 22:15 - Сулейман Исмагилов 3 +4
Государственный Эрмитаж, Санкт-Петербург.
Государственный Эрмитаж, Санкт-Петербург.
вчера в 22:05 - Саша Кузьмин 9 +7
Хабибуллин Анвар
Галерея современного искусства
вчера в 21:47 - Хабибуллин Анвар 5 +3
От мушкета до автомата.
От мушкета до автомата.
вчера в 21:40 - Сулейман Исмагилов 4 +4
Эльвира Нечипоренко
День матери!
вчера в 21:17 - Эльвира Нечипоренко 1 +1
Камерный оркестр Игоря Лермана
Камерный оркестр Игоря Лермана
вчера в 20:13 - Султан Давлетшин 5 +3
Кукольный музей
Кукольный музей
вчера в 20:12 - Амир Беляков 7 +4
Культурный дневник школьника 2021
Культурный дневник школьника 2021
вчера в 19:58 - Захар Филин 3 +3
Мемориальный комплекс «Сабинцы в Великой Отечественной войне» с мемориалом «Вечный огонь»
Мемориальный комплекс «Сабинцы в Великой Отечественной войне» с...
вчера в 19:58 - Рамзиль Шамилов 1 +2
Государственный музей изобразительных искусств РТ
Государственный музей изобразительных искусств РТ
вчера в 19:49 - Галия Адиятуллина 9 +6

Арча районы буйлап сэяхать

Автор
Опубликовано: 310 дней назад (23 января 2021)
+7
Голосов: 7
Арча районы буйлап сэяхать
Арча районы буйлап сэяхать
Арча районы буйлап сэяхать
Арча районы буйлап сэяхать
Арча тарихы
Арча районы – Татарстан Республикасында иң эре районнарның берсе, Казан артының төньяк өлешендә урнашкан. Гомуми мәйданы – 1843 квадрат километр. Район территориясендә 23 елга бар, иң озыны – Казансу елгасы, озынлыгы 140 километр. Территория җир асты суларына бик бай. Урман гомуми мәйданның 11 процентын тәшкил итә.
Районда 52 мең кеше яши, шуның 92 % – татарлар, 127 авыл бар. Район үзәге – Арча шәһәре, Казаннан 60 километр ераклыкта урнашкан, автобус, тимер юл челтәре белән тоташкан, 20 мең кеше яши.
Рус елъязмаларында Арча XIII гасырдан башлап телгә алына. Арчаның 1174 елда һәм аннан да элегрәк үк булганлыгы турында хәбәрләр бар. Арча 1000 еллык тарихи юлында Казан шәһәре белән янәшә һәм нык аралашып барган. Арча атамасы Казанның түреннән үк башлана. “Арча капкасы”, “Арча кыры”, “Арча ягы”, “Арча юлы” атамалары Казан тирәсендә Арча ягы кешеләре яшәгәнне һәм Арчаның Казан шәһәре яшьтәше булуы хакында сөйләүче дәлилләр. Тарихчы Рыбушкин үзенең Казан тарихына багышланган язмаларында: “Арча Казан шәһәренең үзенә караганда да олырак һәм Бряхов шәһәре чордашы булырга тиеш”, – дип яза һәм Арчаның Идел Болгары турындагы кулъязмаларда данлыклы шәһәр булып торуын әйтә. (Бряхов шәһәре, татар энциклопедик сүзлегендә “Бряхимов” дип язылган, рус елъязмаларында 1006 елгы дип искә алына).
Гарәп чыганакларына караганда, IX-X гасырларда Арча җире Болгар дәүләтенә салым түләп торган. Белгечләр әйтүе буенча, Арчага Идел һәм Түбән Нократ арасындагы җирләр керә. XIII гасырда шул территориядә Арча кенәзлеге оешкан. Анда төрки һәм угро-фин халыклары яшәгән.
Арча төбәге Болгарстан, Алтын Урда, бигрәк тә Казан ханлыгы заманында бу дәүләтләр тормышында гаять зур урын тоткан. Арча кальгасы (ныгытмасы) Нократ елгасы буенча килә торган рус баскынчыларыннан Казан ханлыгын саклап торган. Ул Казан ханлыгының иң ышанычлы һәм иң бай ягы булган.
Болгар елъязмаларында XIII гасыр башындагы Арча бунты турында сөйләнә. Бу хәбәр Кашан, Мәртүбә һәм Алабугага кадәр барып җитә. Ул вакыттагы Болгар дәүләте диктаторы Чилбир баш күтәргән халыкны канга күмгән.
1236-1240 елларда монголларның һөҗүме борынгы Казанга һәм Казан артына кагылмаган булса кирәк. Бу чорларда бирегә Чулман аръягындагы туздырылган җирләрдән, җимерелгән авыл һәм шәһәрләрдән халык күченеп килгән.
Арча җирләре Казан ханлыгы тормышында зур роль уйнаганын да әйтергә кирәк. Беренчедән, күренекле татар галиме Гали Рәхим 1927-1928 елларда Арча җирләрендәге кабер ташларын һәм аларның таралуларын өйрәнеп, бу төбәк Казан ханлыгының үзәге булган, дип саный. Шулай ук, Казан ханлыгы чорында Арча ныгытмасы хан гаскәрләренең җыйналу һәм өйрәнү урыны да булган.
Икенчедән, Арча ягының әйдәүчелек роле аның кенәзләренә дә бәйле. XV-XVI гасыр кулъязмаларында Арча кенәзләре турында шактый күп язылган. Беренче мәртәбә Арча кенәзләре 1379 елда Нократ сугышчыларының Түбән Новгород гаскәрләренә каршы көрәш уңаеннан, икенче тапкыр, 1489 елда Нократ ягының Мәскәү дәүләтенә кушылу вакыйгалары белән искә алына. 1531-1552 еллар язмаларында Арча кенәзләре Богадан һәм Яуш турында да мәгълүматлар да бар. Яуш, Казан ханы Ядкәр кушуы буенча, Арчага рус гаскәрләрен тоткарлау өчен җибәрелгән. Иван Грозный гаскәрләре белән Дөбъяздан 10 мең кешелек нугай ополчениесе дә сугышкан.
Арча ягы Казанны саклаучыларны корал, сугышчылар, атлар һәм ризык белән тәэмин итеп торган. Нугайлар нәселеннән булган Камай исемле морза, руслар ягына чыгып, юкка гына Иван Грозныйны: “Арча ягын кырмыйча, Казанны алып булмый. Башта Арча кальгасын җимерергә, авылларын туздырырга кирәк”, – дип котыртмый. Нәтиҗәдә рус гаскәрләре башта Биектаудагы кальганы ала, аннан Арчага китә. “Бер авылны да калдырмадык, яндырдык, байлыгын таладык, халкын әсир итеп алдык”, – дип яза русларның воеводасы Курбский, мактанып.
Шулай ук, 1552 елда руслар тарафыннан 12 Арча кенәзенең кулга алынуы да билгеле. Бу да Арчаның ниндидер үзәк булганлыгын күрсәтүче дәлил.
Казансу буена урнашкан Арча даругасы әкренләп киңәйгән һәм тора бара Чулман елгасының урта һәм түбән өлешләрен дә үз эченә алган. Соңыннан Арча юлы буенда бу икътисади зонаны даими күзәтү астында тоткан шәһәрләр барлыкка килгән. Бу даруга тирәсендә һәм Арча юлы буйлап яшәгән халыкларны арлар дип йөртү кабул ителгән. 15 гасыр башында Болгар дәүләтенең һәм 1552 елда Казан ханлыгының таркалуы алардагы халыкның хәзерге Казан артына күчүләрен көчәйтә. Казан арты феодал җирбиләүчелекнең үзәгенә әйләнә.
Шулай итеп, Казан артының бөтен тарихи юлында аның халкы составына даими рәвештә яңа этник төркемнәр өстәлеп торган. Алар җирле халык белән аралашкан. Ләкин алар Казан арты татар халкының бердәмлеген тарката алмаган, киресенчә татарлар арасында эреп, кушылып беткән.
Галимнәрнең (Н.И.Воробьев, Ф.Х.Вәлиев) тикшерүләре буенча, Казан арты – “Ак якка” хәзерге Арча, Әтнә, Биектау районнары, Саба һәм Балтач районнарының Арча районы чиге тирәсендәге авыллары керә. Бу территорияләрдә Болгар һәм Алтын Урда дәүләтләре, Казан ханлыгы чоры белән бәйле татар мәдәни традицияләре сакланган, үсеш алган.
Казан руслар тарафыннан яулап алынгач, Казан артына, нигездә, шәһәрдән качып котыла алган халык җыйнала. Алар үзләре белән шәһәр мәдәниятен, шәһәрнең традицион һөнәрчелеген (зәркәнчелек, металл эшкәртү, күнгә чигү, ташка язу һәм каллиграфия), монументаль һәм архитектура сәнгатен алып килә. Боларның барысында да Болгар дәүләтендә булган традицияләр саклана. Казан артының югары сәнгате һәм мәдәнияте һөнәрчеләренең күп булуы белән аңлатыла.
Һөнәрчелекнең үсешенә тагын бер сәбәп бар: Казан арты – Арча-Әтнә якларында кеше күп яшәгән. Халкына тукланыр өчен сөрүлек җирләре кирәк булган. Менә шуның өчен дә бу якларда урман бик күп киселгән, киселгән җирләр эшкәртелеп, икмәк үстерү өчен файдаланылган. Республикабызның хәзерге урман картасын карасаң, Әтнә һәм Арча районнары урманнарның бик аз мәйданда булуына инанасың.Чыннан да, бу безнең якта халыкның күп яшәгәнлеген күрсәтә торган дәлил.
Шулай итеп, урман киселә, сөрүлек җирләр арттырыла, ләкин бу гына җитми. Халык һөнәрчелек белән шөгыльләнергә мәҗбүр була. Нәтиҗәдә Казан арты-Арча якларында һөнәрчелек зур үсеш ала. Ә кайда һөнәрчелек, кайда хезмәт – анда шигърият, анда музыка, анда сәнгать. Һөнәрчелек сәүдә элемтәсен дә арттыра. Арчалылар чит җиргә йөри башлый, аралаша, туган җирләренә кайтып, күргәннәрен үзләренең көнкүрешенә кертә, ә күбрәк очракта Казан арты мәдәниятен чит җирләрдә тараталар.
Казан артына шәһәр халкының күчүе Арча шәһәренең, Курса, Ташкичү кебек авылларның икътисади-мәдәни куәтен арттыра. Авылларның күбесендә мәшһүр мәдрәсәләр ачылган, һәр авылда диярлек мәчет янында мәктәп эшләгән.
Казан арты үзәге буларак, Арча ягы җырларда һәм поэмаларда җырлана торган як. Бу якның табигате һәм кешеләре белән бик күпләр сокланган һәм горурланган.
Казан артының авыл мәдәнияте гасыр дәвамында халыкның сәнгати һөнәрчелеге үсешенә уңай тәэсир ясаган. Нәтиҗәдә, профессиональ һәм халык сәнгате кушылмасы формалашкан уникаль утрау барлыкка килә. Алай гына да түгел, Казан артының авыл мәдәнияте нигезендә шәһәр һәм бөтен татар милли мәдәнияте оеша.
Казан арты мәдәниятенең тагын бер үзенчәлеге бар, ул да булса татарларга гына хас бизәү һәм текстлар белән кабер ташлары эшләү.
Мәчетләр төзү һәм алар янында мәктәп-мәдрәсәләр ачу мөмкинлегеннән бик оста файдаланып, безнең бабаларыбыз рәсми халык мәгарифе сәясәтенә буйсынмаган аерым бер мәгариф системасы төзи. Якташабыз Г.Курсави мөселман дөньясында җәдиди үзгәртеп коруларны башлап җибәрә, ә инде Ш.Мәрҗәни аның эшен дәвам итә.
Авыллардагы гади татар муллары да дөньяның мәшһүр университетларында белем бирерлек дәрәҗәдә гыйлемгә ия булган. Мәсәлән, якташларыбыз Ш. Кышкари, М. Наласави Каһирәдәге әл-Әзһар университетында укыткан.
Биредә безнең якның күренекле мәдрәсәләрендә укыткан, белем биргән укытучы, мәгърифәтчеләр һәм язучыларның кайберләрен әйтеп китергә кирәктер. Алар – мәгърифәтче һәм философ Г.Курсави (1776-1812), Ш. Мәрҗанинең әтисе мелла Баһаветдин Мәрҗәни (1786-1856) һәм галим, тарихчы, философ, мәгърифәтче Ш.Мәрҗәни (1818-1889), галим-математик, астроном, мулла Фәйзулла әл-Мөндеши (1761-1851) һ.б.
Казан губернасының иң зур мәдрәсәләреннән берсе булган Кышкар мәдрәсәсе сәүдәгәр Баязит әл-Кышкари тарафыннан XVIII гасыр уртасында ачыла. Мәчете 1777 елда төзелә, 1865 елда оныгының улы Мортаза бине Мостафа акчасына киңәйтелә.
Кышкар мәдрәсәсе 1917 елга кадәр эшли. Мәдрәсәдә күп кенә күренекле кешеләр гыйлем ала. Алар арасында шагыйрь Г.Кандалый (1797-1860), Г.Тукайның әтисе, Кушлавыч авылы мәчетенең имам-хатибы М.Тукаев (1842-1886), мәгърифәтче Ф.Халиди (1850-1923), шагыйрь Г. Рахманколый (1858-1908) бар.Менэ шундый матур як Арча ягы.
114 просмотров
Комментарии (7)
Веюков Ильмир # 23 января 2021 в 14:42 0
+1
Иван Базыков # 23 января 2021 в 14:54 0
Молодец+
Алия Алишева # 24 января 2021 в 13:07 0
интересно
лови +
Саша Кузьмин # 23 января 2021 в 15:34 0
Молодец!
София Потехина # 24 января 2021 в 14:47 0
Молодец+1,
Елизавета Афанасьева # 25 января 2021 в 09:41 0
Молодец, Марьям!
Азалия Гайнуллина # 25 января 2021 в 14:27 0
+7!Молодец!

ШКОЛЬНАЯ ЭЛЕКТРОННАЯ ЭНЦИКЛОПЕДИЯ