Сталин бабайның урындыгында утырдым.
Автор
|
Опубликовано: 3975 дней назад (14 ноября 2014)
|
|
Сталин бабайның урындыгында утырдым.
Абхазия искиткеч табигатле үзе бер зур музейны хатерләтә торган ил. Рица яр буенда урнашкан,таулар белән уратылып алынган И.В. Сталин дачасында булдык. Ул хәзерге көндә музейлар комплексын тәшкил итә икән. 1947 елда төзелгән бу бина ям-яшел төстә,гаҗаеп бай эчле.Янәшәсендә бар тагы бер шундый ук дача.Анысын Хрущев үзенә дип 1961 елда төзеткән була. Брежнев 1969 елда икесен дә тоташтыра торган коридор салып ике дачаны бергә куша. Кергәч тә СССР тарихына чумасың. Бина эчендәге җиһазларга : “элек тә шулай яшәп буган икән!” - дип таң калып чыгасың. Анда зур заллар,затлы итеп җиһазландырылган туалет,барлык уңайлылыклары булган йокы бүлмәләре бар.Стенадагы утларны яндыргач,утның шәүләсе шахмат атлары фигураларын ясый. Зур бильярд өстәле тора.Ул өстәлне Германиядән сугыш трафейе итеп алып кайтканнар. Экскурсоводны тыңлый-тыңлый вакыт үткәне дә сизмәде.
1544 просмотра
Комментарии ()
Х.
#
19 ноября 2014 в 12:38
+7
|
|
Здорово.
|
|
Кочетков Мансур
#
16 ноября 2016 в 17:05
0
|
|
Я бы тоже хотел посидеть на месте Сталина  +14!
|
|